Терлек, кош-корт асраучыларга субсидияләр бирелә
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча системалы эш республикада, шул исәптән районда да уңышлы бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев шәхси ярдәмче хуҗалыкларга төп ярдәм чаралары турында авыл җирлекләрендә узучы җыеннарда даими хәбәр итеп тора. Ул алга таба булачак үзгәрешләрне дә ассызыклый.
2026 елдан барлык субсидияләр Россия Федерациясенең электрон түләү картасы булганда гына биреләчәк. Бу – мәҗбүри шарт, шуңа күрә документны алдан рәсмиләштерергә киңәш ителә.
Агымдагы елда түләүләр “Минем субсидияләр” порталы аша башкарыла. Савым өчен тотыла торган терлекләр асрау юнәлеше буенча эшләүчеләргә субсидия бер сыерга – 6300, кәҗәгә 1000 сум тәшкил итә. Беренче сайлап алу йомгаклары буенча безнең районда 303 сыерга – 1908,9 мең һәм 21 кәҗәгә 21 мең сум түләнгән инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу субсидия терлек азыгы сатып алуга факттагы чыгымнарны каплау өчен бирелә, шуңа күрә раслаучы документлар – накладнойлар, чеклар, актлар яисә банк выпискаларын тапшыру шарты тора.
Шулай ук таналар сатып алуга ярдәм дә бар. Бер баш танага 80-90 мең сум каралган, әмма бер хуҗалыкка 15 баштан артыкка бу субсидия түләнми. Моннан тыш, 3 яшьтән өлкәнрәк бияләрне асрауга вакцинация үткәрү шарты белән бер башка 5 мең сум бүлеп бирелә. Бу юнәлештә 107 биягә 535 мең сум түләнгән инде.
Популяр ярдәм чарасы булып кош-корт сатып алуны субсидияләү дә тора. Бер баш кош өчен 100дән 200 сумга кадәр түләнә. Беренче сайлап алу буенча районда 960 кошка 181,1 мең сум түләнгән. Кош-кортларны районның тикшерелгән фермерларыннан гына сатып алырга киңәш ителә, чөнки төрле авырулар кертү куркынычы зур.
Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә дә ставкалар арткан: хәзер ул 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр.
«Дәүләт ярдәме – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен реаль корал. “Минем субсидияләр» порталы аша гаризалар бирү вакытын күзәтегез һәм 2026 елга кадәр электрон түләү картасын (ЭПК) рәсмиләштерү кирәклеге турында онытмагыз», – ди Фәргать Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев