Татарстанда «Умартачы порталы» ачылды
Әлеге портал Зәй умартачыларына да ярдәм итәргә мөмкин.
Хәзер җирле умартачыларның куәтле коралы булачак — реаль вакыт режимында онлайн-платформа умарталарны саклау максатында, кырларны агрохимикатлар белән эшкәртүне күзәтергә ярдәм итәчәк. Шулай итеп алар үз умарталарын вакытында сакларга өлгерәчәк, һәм бал кортларының исән калу мөмкинлеге күбрәк булачак. Эш шунда ки, кырларны төрле пестицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртү бал кортларына җитди зыян китерергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, Зәй районында, авыл җирлекләре мәгълүматлары буенча, узган ел 3406 умарта оясы булган 236 умарталык исәпләнгән. Бу бал запасы өчен көрәшүчеләрнең җитди армиясе. Хәзер яңа портал ярдәмендә умартачыларга үзләренең бал кортларын саклау җиңелрәк булачак. Порталда көн саен гербицидлар һәм химикатлар куллануга планнар турында мәгълүмат яңартыла. Кырларны кайда һәм кайчан эшкәртергә җыенуларын онлайн күзәтергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматны табу өчен конкрет районны яки авылны сайлап алу, шулай ук «эшкәртү чоры», «эш торышы», «кешеләр өчен куркыныч дәрәҗәсе» һәм «бал кортлары өчен куркыныч» дигән фильтрларны көйләү дә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев