Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда миллион тоннага якын сенаж әзерләнгән

Татарстанда терлек азыгы әзерләү кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә республикада 103 мең тонна печән һәм 994 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип тапшыра ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, планлаштырылган 299 мең гектар күпъеллык үләннәрнең 214 мең гектары чабылган – ягъни планның 72 проценты үтәлгән. Күпъеллык үләннәрнең беренче чабымын Мөслим районы тулысынча төгәлләгән. Әтнә, Сарман, Кукмара, Чистай һәм Тәтеш районнары да эшләрне тәмамларга тора.

Шул ук вакытта республиканың биш районында планлаштырылган мәйданнарның әле яртысы да чабылмаган.

«Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: терлек өчен азык әзерләү эшендәге тоткарлыкның һәр көне бу азыкның туклыклылыгын югалтуга китерә һәм өстәмә азык сатып алуга чыгымнарны арттыра», – дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 219 мең тонна печән әзерләнгән. Бу планның 32 процентын тәшкил итә. Бик уңай булмаган һава торышы шартларына карамастан, 13 районда азык белән тәэмин ителеш еллык ихтыяҗның яртысына җиткән. Шул ук вакытта тугыз районда планның дүрттән бер өлеше дә әзер түгел.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев