Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда кышның беренче атналарында кырларның 95 проценты кар белән капланды

Республиканың «Россельхозцентр» белгечләре 2025 ел уңышы өчен 7,2 мең гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр.

“Көзге культуралар чәчүлекләрендә кар капламының биеклеге районнарда 1 сантиметрдан 16 сантиметрга кадәр җитә. Мәсәлән, Кама алды районнарында ул 2 - 16, көнбатыш Кама аръягы районнарында 1 - 4 сантиметр тәшкил итә”, – дип “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова. 

Аның әйтүенчә, биеклеге 30 сантиметрдан артык булган кар капламы булганда, бөртекле көзге культуралар чәчүлекләре минус 30 градуска кадәр салкыннан саклана. Көзге культуралар үсемлекләренең куаклану төеннәрендә барлыкка килгән углеводлар (шикәрләр) салкынга чыдамлылык дәрәҗәсенә зур йогынты ясый. Алар күзәнәк эчендәге суны туңдырмыйлар, хасил булган бозның күләмен киметәләр, аксымлы кушылмаларны коагуляциядән, ягъни куерудан саклыйлар. 

13 декабрьгә чәчүлекләрне мониторинглау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, туфракның температурасы минус 0,5 градустан минус 5 градуска кадәр тирбәлә. 

Учреждениедә аңлатуларынча, көзге бөртеклеләр үсентеләр узелының яхшы торышы аларга салкыннарны кичерергә, язгы үсешне яңартырга мөмкинлек бирә, чөнки нәкъ менә анда кышкы чорда үсемлекнең энергетик ресурслары саклана. Көз көне үсентеләр төенендә һәм яфракларда күп микъдарда запас пластик матдәләр, күбесенчә шикәрләр җыела. 

Республикада көзге бодайның яхшы үскән чәчүлекләрендә декабрьдә эрүчән шикәрләр күләме 40 процентка җитә. 
Үсемлектә шикәр күләме һәр 10 көн саен уртача ике процентка кими, ә җылыну чорында сизелерлек төшәргә мөмкин, ләкин шулай ук температура төшү белән яңадан үсәргә сәләтле. 

 “Бүгенге көндә көзге культуралар үсемлекләрендә шикәр күләме 25-30 процент тәшкил итә, ягъни норма чикләрендә” – диде Гүзәл Хөсәенова. 

Белешмә. «Россельхозцентр» ның Татарстан филиалы мәгълүматаларына караганда, республикада 2025 ел уңышы өчен бөртекле көзге культуралар 474,2 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев