Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда беренче ярминкә атнасында 89,8 млн сумлык продукция сатылган

Татарстанда 14 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Беренче ярминкә көнендә фермерлар 89,8 миллион сумлык продукция саткан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстанда күркәм традициягә әверелде һәм алар, җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәне тәэмин итеп, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итеп, даими рәвештә уздырыла, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов булды. Ул «Казан» агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыкларын йөреп чыкты, продукциянең төрлелеген бәяләде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.

Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмаларны һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алдылар.

Беренче ярминкә атнасы йомгаклары буенча республика районнарыннан 89,8 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән; шулардан: 100,4 тонна яшелчә, шул исәптән 51,3 тонна бәрәңге; 18,9 тонна үлчәүле сөт; 28,7 тонна шикәр; 177,3 мең данә тавык йомыркасы; 98,6 тонна ит ( шул исәптән 48,7 тонна сыер ите). Ярминкәләр уздыру өчен 877 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев