Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мартта яңадан эшли башлаячак
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
"Авыл хуҗалыгы халыкны һәркем сатып ала алырлык азык-төлек белән тәэмин итеп, социаль йөкләнештә тора. Моңа безнең традицион ярминкәләребез дә ярдәм итә", - диде ул.
Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган ел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд сумнан артык продукция сатылган.
Чыганак: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев