Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 14 марттан традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллының – 2, Яшел Үзән шәһәренең – 2, Түбән Кама шәһәренең – 2 һәм Түбән Кама районының Кама Аланында 1 мәйданчыкта старт ала.

Шәһәр халкына арзан бәядән төрле продуктлар: кош ите, йомырка, сыер, дуңгыз итләре, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча узачак: Аграр ур., 2 йорт; Липатов ур., 7 йорт; Хөсәен Ямашев пр., 71а йорт; Беломорская ур., 6 йорт; Ш. Усманов ур., 1 йорт; Батыршин ур., 20 йорт; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан ур.; Җиңү пр., 46в й.; А. Авзалова ур., 15 й.; Ю. Фучик ур., 64 й., Академик Лаврентьев ур., 10 й., Революционная ур., 12 й., Дементьев ур., 7 й.; Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә традицион ярминкәләр якшәмбе көннәрендә узачак.

Яшел Үзән шәһәрендә  ярминкәләр Осиново бистәсенең Садовая урамы, 9 нчы йортта һәм «Яңа Тура»технополисы мәйданчыгында узачак.

Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай тыкрыгындагы 16нчы йортта һәм Чулман проспектында, ә Кама Аланында «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә.

Түбән Кама шәһәрендә ярминкәләр «Комета» үзәк базары мәйданчыкларында Төзүчеләр ур., 2б һәм Көньяк ур., 7 адресы буенча узачак.

Ярминкәләр  26 апрельгә  кадәр  (7 ярминкә атнасы) оештырылачак. 

фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев