Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең көз-кыш сезонында ике ай эчендә сату күләме шактый артты. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, аграрийларның гомуми кереме 792,5 миллион сумга җиткән.
Ярминкәгә килүчеләр күбрәк яшелчә сатып алган. Ул 5,7 мең тонна сатылды, шуның 3,5 мең тоннасы бәрәңге. Зур күләмдә ит продукциясе (646,6 тонна) һәм шикәр (577,8 тонна) сатылды. Шулай ук, республика халкы сөт (180,9 тонна) һәм тавык йомыркасын (1,2 миллионнан артык данә) актив рәвештә сатып алды.
Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанның Җиңү проспекты, Фучик һәм Батыршин урамнарындагы сәүдә мәйданчыкларының эшен шәхсән тикшерде, тәкъдим ителгән товарларның ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде. Күргәзмәләр 28 декабрьгә кадәр эшләячәк, җитештерүчеләрдән турыдан-туры социаль юнәлешле бәяләрдә продукция тәкъдим итәчәк.
Нет комментариев