Татарстанда белгечләр 2,2 миллион тонна ашлыкны тикшерәчәк
2026 елда Россиядә йомшак һәм каты бодайның дәүләт мониторингы өченче тапкыр узачак. Төп оператор булып Россельхознадзор карамагындагы ФГБУ «ЦОК АПК» тора, ул яңа уңышның кулланучы сыйфатларын бәяләячәк һәм ил буенча тупланган мәгълүматларны формалаштырачак.
Эшләр 26 төбәкне колачлаячак, шул исәптән Россиянең Көньягы, Идел буе һәм Себернең иң зур ашлык төбәкләре. Алар арасында – Татарстан Республикасы. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы планына ярашлы, быел 43,7 миллион тонна ашлыкны тикшерү планлаштырыла – бу көтелгән уңышның 55% тан артыгы.
Татарстанда ЦОК АПК филиалы белгечләре 2,2 миллион тонна ашлыкны анализлаячак. Моның өчен республиканың барлык 43 муниципаль районында 5 меңнән артык сынау үрнәге алыначак һәм якынча 96 мең лаборатория тикшерүе үткәреләчәк.
Дәүләт мониторингында катнашу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен мәҗбүри. Шуның белән беррәттән, тикшерүләр федераль бюджеттан финанслана һәм уңыш җыю чорында бушлай башкарыла.
ФГБУ "ЦОК АПК" директоры Рөстәм Хәсәнов билгеләп үткәнчә, дәүләт мониторингы уңыш сыйфатын объектив бәяләү мөмкинлеген бирә һәм җитештерүчеләр өчен дә, дәүләт өчен дә мөһим.
"Ашлыкның дәүләт мониторингы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә, аграр базарны көйләүчеләр өчен дә мөһим, чөнки ул җыелган уңыш сыйфатын объектив бәяләү мөмкинлеген бирә", – дип ассызыклады ул.
Аның сүзләре буенча, ашлык характеристикалары турындагы мәгълүматлар төрле класстагы продукцияне бутаудан һәм финанс югалтулардан сакланырга ярдәм итә, шулай ук илнең азык-төлек иминлеге һәм базарны көйләү өчен стратегик әһәмияткә ия.
2026 елда үзенчәлекләрнең берсе ФГИС "Зерно" системасы аша тикшерүләргә гариза бирү булачак. Җыелган уңыш турында мәгълүматлар кертелгәннән соң, гариза автоматик рәвештә вәкаләтле учреждениегә җибәреләчәк.
Дәүләт мониторингы берничә этапта узачак – гариза бирүдән һәм сынау үрнәкләре алудан алып, лаборатория тикшерүләренә һәм нәтиҗәләрне системага кертүгә кадәр. Белгечләр дымлылык, аксым һәм клейковина микъдары, кушылмалар булуы, корткычлар белән зарарлану һәм башка параметрлар кебек күрсәткечләрне бәяләячәк.
"Яңа уңышлы бодай ашлыгын лаборатория тикшерүләре төп күрсәткечләр буенча үткәрелә, мәсәлән, төс, ис, дымлылык, корткычлар."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев