Татарстан районнарында урып-җыю кампаниясе башланды.
Көзге бодайны җыюга Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Биектау һәм Мөслим районнары аграрийлары кереште, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Биектау һәм Аксубай районнарында көзге рапс, ә Чистай районында иртәнге сорт бәрәңге уңышын ала башлаганнар.
Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 1 млн 168 мең гектар мәйданнан иген һәм кузаклы-бөртекле культураларны урып алу бурычы тора.
Чыганак: Татар-информ.
Нет комментариев