Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстан 4,3 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра

Уңай һава шартларында Татарстан быел 4,3 млн тонна ашлык, 2 млн тонна шикәр чөгендере, 250 мең тонна яшелчә һәм 800 мең тонна бәрәңге үстерергә һәм җыеп алырга планлаштыра.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

"Хәзер төп бурыч – чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм оешкан төстә уздыру. Язгы кыр эшләренә чыгымнар 43 млрд сум чамасы тәшкил итә. Игенчеләргә чәчүгә 5 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме китереләчәк, шуның 2,3 млрд сумы күчерелгән инде", - дип сөйләде ул.

Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, әлегә авыл хуҗалыгы өчен ел уңай бара. "Көзге культураларның 98% ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Октябрьдән явым-төшем 290 мм тәшкил итте-бу нормадан 120%", - дип ассызыклады ул.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев