Шикәр кайнату хезмәте күңеленә хуш килгән
Виктор Терентьев заводта сигез ел эчендә үз эшенең остасына әверелә.
Районда һәр ел саен басуларда үстерелгәнне җыйнап алганнан соң авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен, терлекчеләрне хөрмәтләү матур традициясе яши. Быел да ул “Уңыш бәйрәме -2025” форматында зурлап билгеләп үтелә.
Бу көннәрдә районда әлеге тармакта тырыш хезмәт куючыларны барлау, аларга хөрмәт күрсәтү күңелле мәшәкате сизелде. “Уңыш бәйрәме” бүген, 31 октябрьдә “Энергетик” Мәдәният сараенда үткәрелә.
Без дә муллык бәйрәме уңаеннан, әлеге тармакта тырыш хезмәт куючыларга аерым тукталып үтәбез. Шундыйларның берсе, 2017 елдан шикәр заводында төрле бүлекләрдә хезмәт куючы, әле бик өлкән булмасада инде зур хезмәт тәҗрибәсе туплаган Виктор Терентьев. Хәзер инде ул чөгендер кистерү учас-тогында эшләүче бишенче (иң югары) разрядлы оператор. Виктор әле кайчан гына үзе өлкән хезмәттәшләреннән үрнәк алып эшләсә, бүген үзе яшьләргә остаз булып тора.
“Заводка килгәнчегә кадәр, нәкъ менә биредә үз күңелемә хуш килгән эш табармын дип уйламаган идем дә. Инде хезмәт юлымны шикәр заводыннан башка күзаллый да алмыйм”, – дип елмая ир-егет.
Чыннан да аның хезмәт юлына күз салсаң, егет үзен күп төрле өлкәләрдә сынап караган. Шәһәрнең 2нче мәктәбен бетергәч, 98нче һөнәр лицеенда укый ул. Аннан юл хуҗалыгы хезмәтендә, ГРЭСта эшли. Техникага хирыс булуы сәбәпле машиналар төзекләндерү эшчәнлеге буенча үз автосервисын булдырып, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Ләкин язмыш аны шикәр заводына алып килә.
Биредә ул ваклап фасовкалау цехында хезмәт юлын башлый. Әмма һаман да шул техникага тартылу һәм механизмнарны аңлау теләге аны ремонт-механика цехына китерә. Монда аның остазы тәҗрибәле слесарь-ремонтчы Венер Шамигулов була, ул яшь коллегасына бәһасез тәҗрибә бирә.
Бүген Виктор Терентьевның хезмәте заводта аерым урын алып тора. Шикәр кайнату сезонында ул чөгендер кисү участогында төп белгеч, аның биредәге җиһазларны көйләп эшләтә белүенә шикәр кайнату процессы бәйле. Нәкъ менә монда, аның контроле астында, шикәр чөгендере тигез, идеаль кисәкләргә бүленә. Оста әйтүенчә, кисәкләр 5тән 10 сантиметрга кадәр булырга тиеш. Бу кысаларга туры килмәгәннәре бракка чыга. Оператор мондый хилафлыкны булдырмауга җаваплы, ул яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен чөгендер кисүче пычакларны даими алыштырып тора. Чөнки бары тик үткен һәм төзек җиһазлар гына продукциянең югары сыйфатын гарантияли ала.
Ә шикәр кайнату сезоны тәмамлангач Терентьев ремонт-механика цехында төзекләндерүче слесарь булып эшли. Алар бригадада өч кеше җиһазларны икенче сезонга әзерләү, төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Завод җитәкчелеге Виктор Терентьевның профессиональлеген югары бәяли.
«Виктор Петрович эшкә намуслы һәм җаваплы карашлы югары квалификацияле хезмәткәр», – дип билгеләп үтә аны предприятиенең баш инженеры Сергей Бурмистров.
Виктор үзе дә эше турында җылы итеп сөйли. Ул үз эшен яратуын, ә коллективны дустанә атмосфера тотулары һәм үзара ярдәмләшүләре өчен бәяләвен әйтә. Ул шулай ук яхшы эш шартларын да билгеләп үтә: запас частьләр һәм кирәк-ярак белән вакытында тәэмин ителү, даими рәвештә махсус киемнәр бирү һәм ышанычлы социаль ярдәм күрсәтү, вакытында, тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы түләү эшкә теләкне арттыра.
«Мастерлар, баш инженер һәр сорауны игътибарсыз калдырмый, үз эшеңә хөрмәт күрү рәхәт», – дип өсти ул.
Эштән кайткач аны ышанычлы тыл – гаиләсе көтә. Хатыны Регина, улы һәм кызы белән алар актив ял яраталар. Аларның уртак хоббие – сәяхәт итү, үзләре өчен башка шәһәрләрне ачу һәм шәһәр шау-шуыннан еракта табигать кочагына чыгу, походларга йөрү.
Кыскасы Виктор Терентьев, эштә – хезмәт остасы, өйдә – кайгыртучан ир һәм әти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев