Шәхси-ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр
Үз хуҗалыкларында кош-корт, терлек асраучыларга дәүләт ярдәменә заявкалар кабул итүнең беренче этабы төгәлләнде. Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе кошчылык, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә субсидияләр алу өчен документлар җыйнауда булышлык итте, хәзер алар автомат тикшерү уза.
Субсидия күләмнәре:
- бер баш биягә – 5 мең сум;
- бер баш сыерга – 6300 сум;
- бер баш кәҗәгә – 1 мең сум;
- бер баш күркә яки казга - 200 сум;
- бер баш үрдәккә - 120 сум;
- бер баш бройлер чебигә - 100 сум.
Субсидия алу өчен каралган шартлар:
- яшь кош-кортлар (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) Татарстанның кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынган булырга тиеш;
- кошның яше 30 көннән дә артмау;
- кош-корт 50 баштан алып 100 башка кадәр булганда субсидияләнә;
- кошларның һәм терлекләрнең сәламәтлек торышы турында ветеринария документлары булу кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев