Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Сарымсак үстерүче Марат

Фермер Марат Зыятдинов Зәй җирендә үстерелгән сарымсакны бөтен Россия буйлап орлык өчен тарата.

Аның сарымсаклары югары сортлы булуы белән аерылып тора, ди кулланучылар. 

Әлеге төр яшелчә хәзер кышкы чорда, кискен респиратор вируслы инфекция таралган вакытта аеруча актуаль, ул халык медицинасында иң киң кулланыла торган профилактик чара да булып тора. 

Марат Зыятдинов районыбызның Ирнә авылы янәшәсендәге басуларда тугыз ел сарымсак үстерә. Ул бу эш белән шөгыльләнә башлавының дүртенче елында беренче миллион табышын алуга ирешә һәм шуның белән эшмәкәрлек эшчәнлегенең чыгымнарын каплый. Күрәсез, куелган максатка ирешү өчен аңа шактый көч куярга, килеп туган авырлыкларга түзәргә туры килә. Мондый төр эшмәкәрлек белән мавыгучы фермер, мөгаен, илдә дә бармак белән генә санарлыктыр, чөнки табыш алу үзен әнә шулай озак көттерә. Әмма үҗәт эшмәкәр бирешми, аның башлангыч чордагы 19 гектарлы басудагы сарымсак плантацияләре республикада гына түгел, Россиядә дә иң зур мәйданны били.

Сарымсак үстерү идеясе Маратка югары уку йортында бухгалтерлык хисабы, анализ һәм аудит белгечлеге алган чорда икенче курста укыганда ук килә. Аның фикеренчә, сарымсак — Россиядә гаделсез рәвештә онытылган рентабельле культура, чөнки сарымсакның бер бүлемтеген утыртасың, аннан алты, хәтта сигез бүлемтек үсеп чыга.

Югары уку йортын тәмамлагач Марат төп эше белән беррәттән үз бизнесын да үстерергә керешә. Ул бер фермерда бухгалтер булып эшли, аннан ГРЭСта котельный җиһазларын карап йөрүче машинист, слесарь, техник булып эшли. Ә инде бизнесы күтәрелеп киткәч, тулысынча үзен авыл хуҗалыгы юнәлешенә генә багышларга карар кыла. 

— Мин үзем шәһәр егете, ә җиргә мәхәббәтем — геннарда. Чөнки бабам Зәйдә «Сельхозтехника» оешмасы директоры булып эшләде, ә әтием «Заветы Ильича» совхозында озак еллар баш агроном булды. Шуңа да безнең гаиләдә авыл хуҗалыгы тармагы темасы көн үзәгендә иде, мине ата-баба эше әнә шулай кечкенәдән үзенә җәлеп итте. 2018 елдан тулысы белән мин дә авыл хуҗалыгында фермерлык эшчәнлегенә бирелдем, — ди фермер.

Марат Зыятдиновның фермер хуҗалыгы 2016 елның мартында ачыла. Сарымсак бизнесына алар биш кеше алынып эш башлыйлар, Краснодар краеннан «Добрыня» сортлы сарымсакның беренче өч тоннасын сатып алалар. «Добрыня» салкыннарны яхшы кичерә, озаг-рак саклана. Краснодар аграрийлары сарымсак сатканда фермерга аны үстерү буенча киңәшләрен дә бирәләр. Соңрак Марат үзе дә аграр бизнес өлкәсендә югары белем ала.

Беренче елда алар 10 тонна сарымсак уңышы алалар, ә ике елдан соң Марат агробизнес белән үзе генә җитәкчелек итә башлый. Иң беренче 15 гектар җирдән башланган эш, бүген инде 70 гектарлы кишәрлектә алып барыла. 30 гектары — фермерның үз җирләре, ә калган өлеше — арендага алынган кишәрлекләр.

Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы орлык алу өчен дәүләттән 350 мең сумлык субсидия ала, ә башка программалардан файдаланмый. 

— Быел «Добрыня» сортлы сарымсакны 15 тонна үстердем. Продукцияне бөтен Россия буенча сатам, сарымсакның орлык өчен бүлемтеләрен, бу эш белән шөгыльләнүче фермерлар бик теләп сатып ала. Без сарымсакны бүлемтекләргә ваклап, утырту материалын уңайлы итеп әзерлибез. Шулай ук башка фермерларга үзебезнең техника белән кырларга сарымсак утырту буенча хезмәт күрсәтәбез, химик чаралар белән эшкәртү һәм тулаем агротехнология өлкәсендә ярдәм күрсәтәбез, —ди фермер.

Марат Зыятдиновның техника паркы «ЮМЗ-6» маркалы өч совет тракторыннан һәм чылбырлы «Т-70» тракторыннан, «Газель» йөк машинасыннан тора. Ике ел элек фермер Италиядә җитештерелгән су сиптерү техникасы да сатып алган.

— Крестьян-фермер хуҗалыгы инде ул үзең хуҗа, үзең эшче дигән сүз. Миңа оештыру эшләрен дә, тракторчы-механизатор хезмәтен дә, йөк ташучы булып та, исәп-хисап эшен дә алып барырга туры килә. Сарымсакны утыртудан җыеп алганчыга кадәр кырдамын. Утырту эшен ике кеше башкарабыз, ә үсентеләрне чүптән үзем эшкәртәм. Ә инде сарымсак уңышын җыю чорында сезонлы эшкә 20-30 кеше җәлеп ителә, чөнки сарымсакны кул белән йолкырга, кисәргә, бер күчкә бәйләргә кирәк, — ди Марат Зыятдинов.

Сарымсак бизнесында Маратның көндәшләре дә барлыкка килгән. Зәй фермеры Татарстанда беренчеләрдән булып сарымсак үстерә башласа, бүген Алабуга районында икенче бер фермер бу хуш исле яшелчәне 120 гектарда үстерә икән. Шуңа күрә Марат һәрчак алдынгы технологияләргә йөз тотып, көндәшлеккә сәләтле җитештерүче булып калу өчен тырыша. 

Алга таба фермерның казылык җитештерүче предприятиеләр өчен сарымсак пастасы әзерләү хыялы бар, әмма әлегә моның өчен махсус суыткычлы җиһазлар юнәлтергә, заманча линияләр сатып алырга кирәк. Шуңа да әлегә Марат Зыятдинов сарымсак үстерү плантацияләрен зурайту турында уйлана, заманча технологияләрне өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев