Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Белгечләр көзге культураларның ничек кышлавын тикшерәләр

Бу көннәрдә «Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы белгечләре район хуҗалыклары агрономнары белән берлектә көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерәләр.

Тикшерү нәтиҗәләре чәчүлекләрнең сыйфатын алдан билгеләргә һәм тукландыру, фунгицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртү, ашлык уңышы югары булсын өчен аларны язгы карау чараларын планлаштырырга мөмкинлек бирә. Бу турыда тулырак филиал җитәкчесе Зәлия Тәхаутдинова сөйли:

-Зәй районында көзге культураларның мәйданы 17445 гектар тәшкил итә, шуның 1555 гектары — көзге арыш һәм 15890 гектары — көзге бодай. Монолитлар 5-9 февральдә һава температурасы көндез булган -6...14⁰ градус булганда алынды.

Район басуларында кар катламының тирәнлеге 48-80 сантиметр тәшкил итә. Көзге культураларның тармаклану (кущения) нокталары яткан тирәнлектә туфракның минималь температурасы +0,4...-0,2 ºС тәшкил итә. Туфракның уңай температурасы көзге культураларның торышына начар тәэсир итә. Үсемлекләр сулаганда шикәр, углеводлар сарыф ителә. Шуннан соң мондый температурада органик матдәләр, аксымнар таркала башлый һәм нәтиҗәдә кар күгәреге һәм склеротиниоз кебек авырулар үсеше башлана. Бу очракта чз көне андый урыннарда аграрийларга кабат язгы культуралар чәчәргә туры килә. Хәзерге вакытта уҗым культуралары үсемлекләрендә шикәр күләме 11 — 26,5 процент тәшкил итә.

Кайбер басуларда ике катлы 1,5-2,5 сантиметрлы боз катламы барлыкка килде. Боз кар катламында урнашкан, шунлыктан көзге культуралар өчен куркыныч тудырмый.

Көзге культураларның яшәү сәләте 96 −100 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә.

Фотолор "Россельхозцентр"дан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев