Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Узган җомгада Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.

Карлы яңгыр явып торуга карамастан, барлык агрофирмалар да эш яхшы оештырылган һәм минераль ашламалар кертүне дәвам итәләр.

Район башлыгы тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның сыйфаты, аларны механизаторлар белән тәэмин итү, техник куркынычсызлык һәм янгын сүндерү чаралары белән дә танышты. Нигездә барлык агрофирмалар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары язгы кыр эшләренә яхшы әзерләнгәннәр һәм чәчүгә керешергә әзер. Шулай ук орлыкларның һәм минераль ашламаларның сакланышы да тикшерелде,  алар җитәрлек күләмдә һәм яхшы сыйфатта саклана. Быел язгы кыр эшләренә 250 трактор җәлеп ителәчәк, шулардан 50се - куәтле трактор, 15е - заманча чәчү комплексы, 25е - чәчү агрегаты. Язгы кыр эшләрендә 400 механизатор катнашачак. 

Фото муниципаль район сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев