Пөхтә, төгәл ул
Районыбызның «Зәй шикәре» агрофирмасы «Чыбыклы» бүлекчәсе төзекләндерү-механика остаханәсендә дә нәкъ менә шушы мәшәкатьләрнең кызган чоры.
Беришләре үз техникасын карау, майлау-көйләү белән мәшгуль булса, икенчеләре чәчкеч, тырма агрегатларын төзекләндерү, запас частьләрне әзерләү эшен башкара.
Остаханәнең токарь цехындагы тәртип, пөхтәлек аеруча күзгә ташлана. Һәр станок, һәр төзекләндерелергә тиешле запас часть билгеле тәртип белән тезеп куелган, таш идәндә бер чүп әсәре, пычрак күрмәссең. Ә мондый пөхтәлекне тудыру иясе — Рифат Гыйльмулла улы Рамазанов.
— Токарьлык эшенә мин 1984 елдан керештем, аңа кадәр терлекчелек фермасында оператор булып эшләдем. Ә токарьлык буенча белемне үзебезнең Зәйдәге һөнәри уку йортында үзләштердем. Укуны тәмамлагач та хезмәт юлымны автоагрегат заводында үз һөнәрем буенча башладым. Аннан соң туган авылымдагы авыл хуҗалыгы тармагы үзенә тартты. Әтием дә гомер буе колхозда балта остасы иде. Хәзер менә үземнең өч улымның икесе — эретеп ябыштыручы, берсе — КАМАЗ заводында токарь, — дип сөйли Рифат Рамазанов.
Аңа бүген токарь цехында эш җитәрлек: техниканың кайбер тимер эшләнмәләрен кырдыру, төзәтүгә заказлар килеп кенә тора. Ә эшнең иң кызган чагы дип оста язгы чорны атый. Чәчү алдыннан токарьга эш сәгате белән исәпләшми эшләргә туры килә икән. Шулай да Рифат Гыйльмулла улы элекке чорга караганда хәзер техниканың ватылуы шактый кимеде, ди. Бу исә аңа төрле очраклар өчен запаслар әзерләп кую мөмкинлеген дә бирә.
«Кышкы вакытта күпчелек терлекчелек фермасында эшләүче техниканы төзәтү белән шөгыльләнәм. Бу көннәрдә генә чәчүлек агрегатларын комплектлаштыруга керештек. Һәр детальне нечкәлекләп төзекләндерергә яратам», — ди ул.
Ә ни арада цехта тәртип урнаштырырга өлгерәсез, дигән сорауга ул, көн саен эш сәгате төгәлләнер алдыннан хезмәт урынын җыештырып, һәр детальне бер урынга билгеләп куям, ди. Тәртип булганда гына эштә төгәллеккә ирешеп булуын ассызыклый ул. Токарь хезмәтендә иң мөһим сыйфатларның берсе — төгәллек һәм игътибарлылык.
Әнә шулай «Зәй шикәре» агрофирмасы «Чыбыклы» бүлекчәсе төзекләндерү-механика остаханәсендә эш кайный. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре мул уңыш алу өчен елның һәр фасылында да тырыш хезмәт кую кирәк, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев