Печәнгә төштек
Зәй аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә кереште.
Иң беренчеләрдән булып яшел масса урдыруга “Зәй” агрофирмасы кырларында чыктылар. Биредә люцернаның беренче катын урдырып сенажга салу эше башланды.
- Терлек азыгы әзерләүдә районда бер отряд эшли. Отряд составында өч куәтле комбайн, дүрт чапкыч һәм бер яшел массаны рәткә салучы агрегат бар. Быел план буенча безнең районда 16 мең тонна сенаж әзерләү каралган. Механизаторлар бу эшне тиз арада башкарырга исәп тота, чөнки сусыл үләнне сыйфатлы килеш сенаж итеп базларга салу бик мөһим. Хәзерге вакытта күпъеллык үләннәрдә чәчәккә бөреләнү (бутонизация) чоры башланды һәм бу чорда билгеле булганча, терлек азыгы иң сыйфатлы һәм туклыклы буларак билгеләнә. Шуңа күрә механизаторлар алдына бу эшне тиз көннәрдә башкару таләбе куелды. Моннан тыш, Сабантуйга беренче катны урдыру эшен төгәлләү бурычы да тора, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Гомумән, район кырларында 3421 гектарда күпъеллык үлән ягъни люцерна, 1355 гектарда силос өчен кукуруз үстерелә.
“Эш әле башланып кына китүгә карамастан, терлек азыгы әзерләү процессы югары темплар алды инде. Механизаторларыбыз аны үз вакытында башкаруның мөһимлеген аңлап, кояшлы матур көннәрдән мөмкин кадәр файдаланып калырга тырышалар. Үзенә күрә инде бу быелгы елның беренче уңышларын җыю да, шуңа күрә барыбызның да күңелләр күтәренке, хуш исле печән исеннән исерерлек биредә”, - дип елмая “Зәй” агрофирмасы баш агрономы Олег Умнов.
Зур техниканы иярләгән “Восток” агрофирмасы механизаторы Фәрит Фәтхуллин - терлек азыгы әзерләү эшендә зур тәҗрибәле. Ул озак еллар дәвамында туган ягы кырларын иңли. Терлек азыгы әзерләү эшенә дә ул хезмәттәшләре белән беренчеләрдән булып керешкән.
“Үләнне дә иген кебек үз вакытында җыю кирәк”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев