Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Орлыкны нинди туфракка чәчәргә?

Еш кына черемә яки торф кулланалар.

Әмма торф туфракның әчелеген арттыра, шуның өчен туфракка акбур яки теләсә нинди башка известьташ өстисе була. Шулай ук туфракны һәм ул тутырыла торган савытларны да зарарсызландырырга кирәк. Монда марганцовка эремәсе ярдәмгә килә: 10 литр җылы суга 3 грамм марганцовка. Туфракка шул эремәне сибү дә җитә, ә савытларны эремәдә 30 минут тотыгыз, аннары гади су белән юып алыгыз. Туфракны зарарсызландырганнан соң, кипкәнен көтәргә кирәк. Орлыкларны чәчү процессы катлаулы түгел, чәчү тирәнлеге 1,5 сантиметрдан артмасын, шыту өчен һава температурасы 25 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев