Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Орлыклар чәчү өчен ай календаре

Помидор һәм борыч орлыкларын рассадага утырту — бакчачылыкта мөһим этап, ул аерым вакыт һәм шартларга игътибар итүне сорый.

Күп кенә бакчачылар 2025 елда орлыкларны утырту өчен иң яхшы көннәрне ай календарена карап билгели. 

Ай календаре ай фазаларын исәпкә ала, тәҗрибәдән күренгәнчә, үсемлекләрнең үсешенә тәэсир итә. Гадәттә, помидор үсентесен даими урынга утыртканчы орлыгын 6-8 атна алдан чәчәргә киңәш ителә.

2025 елда помидор орлыгын түбәндәге вакыт аралыгында чәчкәндә тишелеш һәм үсеш яхшы булачак.

Февральнең 18нән 20сенә кадәр помидор орлыгын утырту өчен яхшы көннәр. Бу вакытта ай уңай зодиак билгеләрендә — Кысла һәм Чаян йолдызлыгында, бу үсемлекнең яхшы тамырлануына ярдәм итә.
 

Март: 1-3, 7, 14 һәм 29ы — аеруча уңышлы көннәр. Әлеге көннәр дә үсә баручы айга туры килә, бу үсемлекләрнең актив үсешенә ярдәм итә.

Борыч орлыгын утырту  сроклары

2025 елда борыч орлыгын да ай календарен исәпкә алып утыртырга киңәш ителә. Аларны ачык грунтка күчергәнче 8-10 атна алдан рассадага утыртырга кирәк. 

Февральнең 18нән 20сенә кадәр вакыт, помидор өчен уңай килгән кебек, борыч өчен дә уңышлы булачак. Аеруча Арыслан һәм Кыз йолдызлыгы билгеләре игътибарга лаек, чөнки алар тамыр системасының үсешенә ярдәм итә.
 

Март: 1-3, 7, 14 һәм 29 көннәре. Бу көннәр борыч утырту өчен дә яхшы.

Гөлләр

Хәзер гөлләрне тамырландыру өчен дә кулай вакыт. Яшь ботакларны суга утыртсагыз, алар озак көттерми тамыр җәяр. Хәзер утырткан яраннар исә майга шаулап чәчәк атачак.

Петуния ише вак орлыклы чәчәкләрне дә, орлыктан үстерелә торган җиләкләрне дә чәчәр вакыт җитте. Хәзер аларны кар белән утырталар. Башта җылытылган әзер туфракка җылымса су сибелә, аннары аның өстенә 1,5–2 см чамасы кар түшәлә һәм өстенә орлык чәчелә. Бу — вак, күренми торган орлыкларны чәчү өчен бик кулай ысул. Чөнки күпчелек очракта петуния тишелми диючеләр моның сәбәбен тирән утыртудан түгел, ә орлык сыйфатсыз булудан дип уйлый.

Агачлар

Хәзер бакчадагы агач-куакларны да кайгыртыр вакыт. Чөнки ачыккан кимерүчеләр бакчачылар өчен баш бәласенә әйләнә. Моннан котылу өчен нарат ботаклары белән кәүсәләрне төрергә була. Кимерүчеләр чәнечкеле мондый саклагычның үзен дә, исен дә яратмый.

Февральгә бакчачылар өчен ай календаре

Чәчү өчен уңай көннәр

Кыяр — 21, 22, 23

Яшеллек өчен суган — 14, 17, 25, 26

Сарымсак, керән — 14, 17, 25, 26

Кәбестә (шулай ук төсле кәбестә, брокколи, пекин кәбестәсе, кольраби), спаржа — 14, 17, 21, 22, 25, 26

Баклажан — 21, 22, 23

Җир җиләге, каен җиләге — 21, 22, 28

Яшел тәмләткечләр (салат, укроп, петрушка, фенхель, кинза, шпинат, базилик, сельдерей, тмин, гәрчич ) — 21, 22, 23

Чәчәк, гөлләрне утырту өчен иң уңайлы көн — 28 февраль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев