Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Механизатор кыр эшләренә әзерләнә

Кыш үз урынын язга бирергә ашыкмаса да, инде кояш язгыча карый. Мул кар көртләре акрынлап басыла бара, кырларда да язгы кыр эшләре якынлашуын искәртеп калкурак урыннарда кара җир чыккан өлешләрне инде күзәтергә мөмкин.

Район механизаторлары да  бураннарга илтифат бирмичә  агрофирмаларның төзекләндерү остаханәләрендә “тимер ат”ларын язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгульләр.   

“Зәй шикәре” агрофирмасы “Чыбыклы” җитештерү комплексының техниканы төзекләндерү остаханәсендә дә көн дәвамында тимер чыңы, вакыт-вакыт трактор гөрелтесе тынып тормый.  2025 елның  Сабантуе “Кыр батыры” Илгиз Рәмзил улы Биккинин да яңа эш сезонына техникасын әзерләп, җиң сызганып эшкә керешергә әзерләнә. 

“Мин инде 2007 елдан бирле шушы агрофирмада механизатор булып эшлим. Иртә яздан кырларга чыгам да, караңгы көзгәчә, соңгы эшләрне тәмамлаганчы басулардан кайтып кермим, дисәм дә ялгыш булмас. Иң башта җирне тырмалап әзерләүдә катнашам, аннан бөртеклеләр, кукуруз, көнбагыш чәчәм, ә урак башлангач, комбайнга утырып урып-суктыруга керешәм, иң соңыннан инде шикәр чөгендере казуда эшлим,” - ди чын мәгънәсендә кырлар солтаны. 

Илгиз Биккинин әнә шулай, һәр эшне дә белеп, җиренә җиткереп башкаручы игенче. Әлеге һөнәргә мәхәббәт тә аңа кече яшьтән, әтисе Рәмзил абыйга, кабинага утырып кырларны гизүдән сеңгән.       

 “Хезмәт юлымны әтиемнең һөнәрен дәвам итеп механизаторлыкка багышлавыма үкенмим. Мин трактор-комбайнсыз, кырларсыз яши алмыйм. Менә хәзер техниканы төзекләндерү чорында да вакыт-вакыт күз алдына басуларда эшләгән чаклар килеп баса да, ирексездән елмаеп куям. Инде язгы кыр эшләре башлануын түземсезлек белән көтәм”, - ди  механизатор. 

Ул 18 ел дәвамында механизатор булып эшли, шуның ун елын комбайн штурвалы артында да үткәрә. Кырларда эш вакытында техника чыгымчыламасын өчен хәзер һәр детален ныклап күзәтеп, тикшереп, төзекләндерүне җиренә җиткереп башкарырга тырыша ул. Үзең төзәткәнне яхшы беләсең, шуңа да механизатор техникасын башкаларга төзәтергә бирми. Запас частьләр җитәрлек буллгач, төзекләндерүдә кыенлыклар күрми ул. 

Узган язгы чәчү чорында Илгиз Биккинин үзенең куәтле тракторы һәм чәчү комплексы белән 3074 гектар мәйданда бөртекле  һәм техник культуралар чәчеп беренче урын алган иде, быел да сынатырга исәбе юк ир солтанының.

Александр Тимофеев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев