Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Мамадыш районында котыру чире таралу сәбәпле, карантин игълан иттеләр

Мамадыш районының Соколка авылында котыру очрагы аркасында карантин кертелде. Тиешле указга Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Карантин чорында әлеге авыл территориясендә йорт хайваннары белән сату итү һәм аларны алып чыгу тыела. Шулай ук әлеге чир күзәтелгән яки шикле булган кыргый хайваннарны аулау, итен куллану яки терлекләргә бирү тыела.

Моннан тыш, чирле хайван сөтен кулланырга, сатарга ярамый. Сәламәт сыерлардан алган сөтне пастеризацияләп кенә кулланырга ярый. Сәламәт хайваннарның тире һәм йонын карантин зонасыннан читкә дезинфекция үткәрмичә алып чыгарга ярамый.

Карантин котыру чиренең соңгы очрагы теркәлгәннән соң ике ай үткәнгә кадәр дәвам итә. ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенә карантинлы территориядә чирне ликвидацияләү планын раслау йөкләнгән.

Указ имзаланган вакыттан көченә керә.

фото «Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев