Кош-корт асраучыларга субсидияләр каралган
Авыл хуҗалыгы

Кош-корт асраучыларга субсидияләр каралган

Район авыл хуҗалыгы идарәсе шәхси ярдәмче хуҗалыклардан яшь кош-корт сатып алу чыгымнарын каплауга заявкалар кабул итә.

Документларны 2 июльдән 16 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Субсидия күләмнәре:

- бер баш күркә яки казга - 200 сум;
- бер баш үрдәккә - 120 сум;
- бер баш бройлер чебигә - 100 сум.

Субсидия алу өчен каралган шартлар:
- яшь кош-кортлар (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) Татарстанның кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынган булырга тиеш;
- кошның яше 30 көннән дә артмау;
- кош-корт 50 баштан алып 100 башка кадәр сатып алынган булу мөһим;
- кошларның сәламәтлек торышы турында ветеринария документлары булу кирәк.

фото редакция архивыннан.


Нет комментариев