Изге дога мул уңышка юрасын, диләр зәйлеләр
Зәй кырларында язгы чәчүгә старт традицион төстә изге дога кылып бирелде.
Район башлыгы Разиф Кәримов, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре изге эшкә керешү алдыннан, күркәм традицияне дәвам итеп, дога кылып эшкә фатиха бирделәр, һәр бөртекнең җир куенында яхшы шытым бирүен теләделәр.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хәерле эш башы теләп район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Ул механизаторларның һәрберсе белән аралашып, хәл-әһвәлләрен белеште, тырыш хезмәтнең югары бәяләнәчәген белдереп, эшкә стимуллаштырды.
— Һәр ел саен язгы кыр эшләрен башлауга, һава торышының үзенчәлегенә карап керешелә. Ел елга ошап килми, быел кышын кар аз булуга карамастан, җирнең туңы да аз булды. Яз көне кисәк җылыту сәбәпле, басуларда кар тиз эреп бетте, хәзер инде бер генә урында да су җыелып торган җирләр юк, туфрак тулысынча әзер. Моңа кадәр инде безнең аграрийлар 16 мең гектар чамасы көзге бодай басуларын тукландырдылар, күпъеллык үләннәрне тукландыруда эшләделәр. Кышкы чордан соң бер генә гектарны да кире чәчергә туры килмәде, уҗымнар яхшы кышлады. Кичә генә безнең механизаторлар 100 процент дымга каплатуны тәмамладылар. Бүген инде менә дәррәү бөтен агрофирмалар бер-бер артлы чәчүгә кереп киттеләр. Район буенча быел 34 мең гектарга якын бөртекле культуралар игеләчәк. 20 мең гектар чамасы техник культуралар чәчеп үстерәчәкбез. Шуның 9,5 мең гектары үзебезнең районга хас — шикәр чөгендере, 5 мең гектарлап көнбагыш һәм шул ук күләмдә рапс чәчәргә планлаштырдык. Хәзер менә беренче чиратта аграрийлар алдында 11 мең гектардан артык мәйданда язгы бодай чәчү бурычы тора. Механизаторлар барысы да үзебезнең Зәй егетләре, тырышлар, үз эшләрен белә торганнар. Зур рәхмәт инвесторыбыз Илшат Фәрдиевка, холдинг компаниягә чәчү чоры өчен ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш яхшы куелган. Тукландыру өчен кирәкле матдәләр җитәрлек. Без соңгы елларда үсемлекчелектә яфрактан тукландыруны кулланабыз. Хәзер инде хәерле сәгатьтә дибез, уңышлы еллар булсын! Вакытында яңгыры да, кояшы, җиле дә булып игеннәргә шифа булсын. Механизаторларны кызыксындыру чаралары да һәр елдагыча үз көчендә кала, Сабантуе бәйрәмендә бер генә тырыш хезмәт иясе дә бүләкләнүдән читтә калмаячак, — диде Разиф Галиевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев