Җир ашлаганны ярата
Язгы чорда кырларны ашлау эше дә бик кирәкле, җаваплы хезмәт.
Бүгенге көнгә инде Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмалары кирәкле ашламалар запасы белән 90 процентка якын тәэмин ителгән. Барлыгы 10 мең тоннага якын ашлама агрофирмалар складларына кайтартылган.
“Бу әлегә бер гектар җиргә якынча 70 кг. ашлама туры килә дигән сүз. Әле алга таба да ашламалар кайтарту дәвам итәчәк. Кайбер төрләрен әле без җәй көне дә кайтартабыз. Мул уңыш алуның нигезе, аларны кирәкле күләмдә туфракка кертүгә бәйле”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Ашламаларны кырларга кертү эше язгы кыр эшләре башлануга ук старт ала. “Зәй шикәре” агрофирмасында хезмәт куючы Денис Комлев нәкъ менә махсус техника белән ашламаларны туфракка тарату эшенә җаваплы.
- Әлеге мөһим эшне икенче ел рәттән башкарам. “Туман-3” дип аталган техника белән ике ел идарә итәм. Механизатор белгечлегем булу сәбәпле, заманча техникага ияләнү, аның белән идарә итү кыен булмады. Тәҗрибәле механизаторлардан бераз күнекмә алуга эшкә керештем. Бу хезмәт миңа ошый, ә яратып башкарган эш бит ул күңелгә рәхәтлек бирә. Син башкарган эштән уңышның нинди булачагын уйлап эшләү стимул бирә, - ди Денис.
Районның Иске Тәкмәк авылыннан булган егет, шәһәрдәге һөнәр лицеен тәмамлагач бер ара төзелеш өлкәсендә эшләгән, бу юнәлештә аерым бизнесы да бар икән. Тик шулай да кырлар киңлегендә үскән егет авыл хуҗалыгы тармагын да үз итә. Менә шундый сезонлы эш барышында ул аграр хезмәткә кушыла, урак чорында комбайнга да утыра.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев