Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Игенчеләр мул уңышка өметләнә

Зәй игенчеләре республикада беренче булып язгы кыр эшләренә кереште.

Районда көзге бодай басуларына ашлама кертү дәвам итә.

«Зәй шикәре» агрофирмасында бу эшне «Барс» агрегатында башкаралар.

Сары төстәге бал кортын хәтерләткән техника игеннәрне тукландыруны бик тиз үти. Ул яңа гына шытып чыккан уҗымнар өстеннән җитез хәрәкәт итә. Руль артында — механизатор Илдар Ганиев. Ул бу техника белән икенче сезон гына идарә итә.
«Тизлегебез югары булырга тиеш түгел, сәгатенә нибары 35 километр гына. Техника бик уңайлы, йомшак. Салонында кондиционер да бар», — дип уртаклашты Илдар.
Ә бер төркем иген кырында эшләүчеләр ашламаны кырга тракторда алып килеп торалар, икенчеләре салып тора. Бу эшне Олег һәм Юрий Сандимеровлар, шулай ук Илья Минкин башкара. Ир-атлар белдерүенчә, басуда эш көннән-көн күбәя. Игенчеләр өчен иң җаваплы вакыт җитте.
«Зәй» агрофирмасы кырларын да аммиак селитрасы белән тукландыру эше тулы куәттә бара. Биредә уҗым басулары 5499 гектар мәйданны тәшкил итә. Моңа кадәр күпьеллык культураларны тукландырганнар. Әлеге агрофирмада бу эшне «Туман» агрегатында башкаралар. Агроном Олег Умнов белдерүенчә, көзге бодайлар яхшы кышлаган. Шуңа да аграрийлар уңыш яхшы булыр дигән өметтә. Ашлама кертү эше атна ахырына кадәр сузылачак. Чөнки яуган яңгырлар эшне бераз тоткарлый. Шулай ук механизаторлар бүген дымны каплату эшен дә алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев