Язгы кыр эшләрен Владимир яңа техникада каршылый
Яңа, куәтле техника никадәр күбрәк булса, кыр эшләренең тизрәк баруы да гарантияләнә. Быел “Зәй шикәре” агрофирмасына үзебездә җитештерелгән “Туман” техникасы кайтты.
Аның ярдәмендә кырларга ашлама сиптерү, соңрак уҗымнарны авыруларга, корткычларга каршы эшкәртү күздә тотыла. Яңа техниканы иярләүне авыл хуҗалыгы тармагында 14 ел хезмәт стажы булган, төрле техникаларда эшләү тәҗрибәсе бай Владимир Бутяевка ышанып тапшырганнар.
“Яңа техникада эшләү механизатор өчен бер бәйрәмгә тиң вакыйга инде ул. Аның сәгать кебек эшләвен тыңлап бару гына да моңлы җыр тыңлауга тиң. Әлбәттә, эшне тиз башкару ягыннан да өстенлеге зур”, -дип елмая механизатор.
Аны иярләү өчен Владимир кышкы чорда ук Чаллыга барып махсус курслар үтеп кайткан. Хәер заманча техникада эшләргә өйрәнгән, чын мәгънәсендә “техника җене” кагылган ир-егеткә нинди генә тимер ат китереп куйсаң да, ул аны иярләргә әзер.
“Туман” да эш төгәлләнгәч, көзен әле ул кабат үзенең шикәр чөгендере төягеченә дә утырырга җыена. Кыскасы, механизаторлык һөнәрендә универсал Владимир Бутяев, шуңа да нинди генә эш йөкләнсә дә ул аны җиренә җиткереп башкарырга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев