Язгы кыр эшләре ахырына якынлаша
Игенчеләр чәчүне соңгы гектарларда алып бара.
Сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә инде. Бүгенге көндә район игенчеләре шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс чәчәләр.
– Бу язгы көннәрдә барлык чәчү техникасы кырда. Механизаторлар иртә таңнан караңгыга кадәр эшлиләр. Сабан бодаеның беренче шытымнары күзне иркәли, хәзер иң мөһиме – уңыш җыеп алганчы үсемлекләрне тиешенчә карау. Көзге культураларны тамырдан тукландыру төгәлләнде. Механизаторлар хәзер сабан бодаен тамырдан тукландыру эшен алып баралар. Параллель рәвештә чүп үләннәренә, авыруларга каршы көрәш һәм көзге бодайны өстәмә тукландыру эшләре бара, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев