Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Яшьләр аграр белгечлек сайлый

Зәй студентлары язгы чәчү техникасы машина-трактор паркында булды.

Зәй политехника көллиятенең авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү, куллану, механизаторлык белгечлеге буенча белем алучы студентлары “Зәй шикәре” агрофирмасының  “Чыбыклы” җитештерү комплексында заманча техникалар белән якыннан  танышты.

Студентлар авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү буенча педагог Равил Әгъләмов һәм җитештерү тармагында укыту буенча мастер Раил Фәтхуллин җитәкчелегендә машина-трактор паркына килеп, механизаторлар белән аралаштылар, заманча куәтле техниканы тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә йөртеп тә карадылар.

– Без бүген көллиятебезнең авыл хуҗалыгы техникалары белән эш итәргә өйрәнүче икенче курс студентлары белән экскурсиягә килдек. Бу – карап йөрү генә түгел, тиздән үзләре идарә итәчәк техника белән ныклап танышу да. Чөнки алар 12 апрельдән практикага китәләр, ягъни реаль эш белән мәшгуль булачаклар. Араларында 18 яше тулганнары исә агрофирмаларда язгы чәчүдә эшләү хокукына да ия. Без студентлар практика вакытында эшләү буенча район хакимияте белән килешү төзедек, шуңа да бүген алар бик теләп үз мөмкинлекләрен сынап карыйлар, – диде педагог Равил Әгъләмов.

Булачак яшь белгечләр тракторчылар белән бер кабинага утырып, куәтле зур техникалар белән идарә иттеләр. Егетләрне бик теләп эш алымнарына өйрәткән механизатор Сергей Краснов, эшләп карап кына өйрәнеп була, дип егетләр белән бик теләп, үз белгәннәрен уртаклашты. 

– Без – үзебез дә яшьли өлкән механизаторлардан өйрәнгән кешеләр. Шуңа да теләге булган егетләрнең һәр соравына җавап биреп, техника белән идарә итәргә өйрәтәм, – диде ул.

Ә заманча техниканы күргән егетләрнең күзләре янды. 

Мәсәлән, Арсен Ишмиев  шәһәрнең 7нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлап, көллияткә укырга кергән. Үзләренең гаилә бизнесе булса да, егет авыл хуҗалыгы техникасын иярләргә өйрәнергә теләгән, алга таба ул югары белем аларга да ниятли. 

Ә Данил Егорычев белән Вадим Андронов машина-трактор паркындагы һәр техниканың руль артына утырып карадылар, дисәм дә, ялгыш булмас. Егетләр заманча техникага соклануларын, аның белән кызыксынуларын белдерделәр.

– Миңа бу кәтле тракторлар бик ошый. Киләчәктә агрофирмада хезмәт итү теләгем бик зур, – дип елмая Данил.

Федор Шпагин исә механизатор белән бер кабинага утырып, үзе руль артында  шактый араны әйләнеп килергә дә өлгерде.

– Трактор белән идарә итүдән хисләрем ташып тора. Шундый уңайлы итеп эшләнгән, кабинада бар да заманча. Мондый техника белән идарә итү – бәхет ул, – ди егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев