Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Яшь механизатор Инсаф Нуриев

Зәйдә тәҗрибәле район аграрийлары командасында яшь механизаторларның да булуы куанычлы күренеш. Чөнки авыл тармагы эшеннән курыкмаучы, батыр егетләр кирәк.

Шикәр чөгендере алучылар арасында икенче сезонын эшләүче Инсаф Нуриев та әнә шундый өметле яшьләребезнең берсе. 

Инсаф районның Югары Лоҗы авылы егете.  Әтисе Илдар үрнәгендә ул да авыл хуҗалыгы тармагында һөнәр сайлауга өстенлек биргән. Мәктәпне тәмамлагач та Казан аграр университетының агрономия факультетына укырга керә. Инде бакалавр өлешен тәмамлаган, хәзер магистратурада белем ала. Уку белән беррәттән туган төбәге кырларында хезмәт куюны да алып бара. 

- Әти дә, бабам да комбайнны иярләгән кешеләр. Мин дә кече яшьтән шулар белән кырлар иңләп үстем. Ә үзебезнең басу кишәрлегендә урып-суктыруны да ел саен башкарам. Ничек кенә булса да туган төбәк үзенә тарта. Быел да шикәр чөгендере казуга чыктым. Дөрес, тәҗрибәле хезмәттәшләрем кебек үк осталыгым җитмәсә дә, калышырга тырышмыйм. Алар да минем һәр кызыксынган соравыма җавап бирәләр, ярдәм итәләр, - ди Инсаф.

Быел яшь егетнең гаилә кору исәбе дә бар икән, шуңа да ул кырларда тырышып хезмәт куеп туй чыгымнарын үзе капларга җыена. Чын ир-егет шундый була, дип сокланып куйдым үзенә. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, дигән татар халык мәкале бик тә килешә Инсафка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев