Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ярминкәләргә рәхим итегез!

Зәебездә авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим итү ярминкәләре дәвам итә.

Аның чираттагысы иртәгә — 21 декабрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда үтә. Ә Яңа ел алдыннан зур бәйрәм ярминкәсен уздыру 29 декабрьгә билгеләнгән. Биредә сату-алу белән бергә Яңа ел тамашалары, концерт карарга һәм Кыш бабай белән Кар кызы котлауларын да ишетергә мөмкин булачак. 

Авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим итү ярминкәсе агымдагы елның сентябреннән — яңа уңыш җыеп алганнан соң башланды. Ул апрель аена кадәр дәвам итәчәк. Инде 24 ярминкәдә 21 млн 633 мең сумлык азык-төлек сатылган. 

«Ярминкәләрдә аеруча актив катнашучыларны аерым атап үтәсе килә. Алар — агросәнәгать паркы, Владимир Ионов, Николай Карташов, Виктор Сироткин, Петр Степанов, ирле-хатынлы Тимерхановлар, Ринат Рамазанов, Анна Быля, Александр Носов, Александр Кузнецов һәм башкалар», — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев