Зәйдә ярминкәләр дәвам итә
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә ярминкәләр дәвам итә

Зәйдә авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим итү ярминкәләре дәвам итә.

21 мартта агымдагы елның унынчы ярминкәсе үтте. Әлеге ун ярминкәдә барлыгы 40,2 тонн продукция сатылган, аның гомуми бәясе  8469,5 мең сум белән исәпләнә.

Алдагы ярминкә шимбә көнне – 28 мартта үтәчәк. Ул, гадәттәгечә, “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда иртәнге сәгать 7дән башлана.

фото редакция архивыннан


Нет комментариев