Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Яңгырлы җәйдә помидорларны фитофтороздан ничек коткарырга: бакчачылар өчен киңәшләр

Быелгы җәй яңгырлы булды.

Бер яктан, бакчачылар су сибүдә экономияләделәр, әмма икенче яктан – нәкъ менә дымлы һава торышы томатларның төп дошманы өчен идеаль шартлар тудыра. Сүз фитофтороз, яки Phytophthora гөмбәсе китереп чыгарган көрән черү турында бара. Ул, яфракларны, сабакларны һәм җимешләрне зарарлап, уңышны берничә көн эчендә юкка чыгарырга сәләтле . Авыру билгеләрен белү бик җиңел: яфракларында көрән таплар, арткы ягында – ак йонлач япма, ә җимешләре каты караңгы чокырлар белән каплана. Вакытында чара күрмәсәң, бөтен хезмәтең юкка чыгуы ихтимал.

Ни өчен фитофтор нәкъ менә хәзер куркыныч

Гөмбә 76% тан югары дымлылыкта һәм 20°C чамасы температурада аеруча актив. Нәкъ менә шундый шартлар Татарстанда җәйнең икенче яртысында, төннәр салкынайгач, иртән мул чык төшкәч барлыкка килә. Яңгырлар спораларны участок буйлап тарата, ә температураның кискен үзгәрүе үсемлекләрне зәгыйфьләндерә . Фитофтор башта бәрәңгене зарарлый, аннары томатларга күчә, шуңа күрә культураларның күршелеген күзәтү мөһим .

Профилактика-уңышны саклап калуның нигезе

Фитофтора белән көрәшүнең иң яхшы ысулы-ул профилактика. Төп кагыйдәләр:

* томатның тотрыклы сортларын һәм тикшерелгән орлыкларны сайлагыз;
* чәчү әйләнешен саклагыз: бер  төрле орлыкны  бер урында берничә ел рәттән утыртмагыз;
* аскы яфракларын, бигрәк тә туфракка кагылышлыларын алыгыз һәм, һава яхшырак әйләнсен өчен, куакларның яңа җибәргән ботакларын кисеп торыгыз;
* түтәл туфрагын печән яки салам белән аралаштырыгыз. Бу дымны саклап кына калмый, ә печән таягы – фитофтораның табигый дошманы өчен мохит тудыра .
* кичкә туфрак кипсен өчен, тамыр астына гына һәм көннең беренче яртысында гына су сибегез.
Томатларны яңгырлы җәйдә эшкәртмичә булмый.

Химик һәм биопрепаратлар:

• ордан-профилактика һәм дәвалау өчен ике компонентлы фунгицид, 1-2 атнага саклый;
Ревус – яңгыр белән юылмый (эшкәртелгәннән соң бер сәгатьтән), озакка сузылган эффектка ия;
• фитоспорин-м-печән таягы нигезендә ясалган биопрепарат, җимеш бирү чорында куркынычсыз, гөмбә үсешен туктата;
Халык рецептлары (башлангыч стадияләр өчен):
• марганцовка белән сарымсак төнәтмәсе: 100-150 г сарымсакны бер тәүлеккә 10 л суга салырга, 2 г марганцовка өстәргә, 10-14 көнгә бер тапкыр сибәргә;
• йодлы сөт сывороткасы: 9 л суга 1 л сыворотка + 10 тамчы йод;
• кальций селитрасы: 10 л суга 3 аш кашыгы – яфракларга сиптерергә һәм тамыр астына сибәргә (таплар барлыкка килгәнче профилактика).

Шунысы мөһим: авыруның беренче билгеләре булса, хәзер үк эшкәртә башлагыз. Әгәр фитофтор актив үсә икән, халык чаралары ярдәм итмәскә мөмкин-агрохимия кирәк булачак . Барлык зарарланган яфракларны һәм җимешләрне алып ташларга һәм яндырырга кирәк . Алдан чарасын күреге һәм сезнең уңышыгыз коткарып калыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев