Һөнәри дилбегәне Рәис – Рәмискә, Рәмис Иреккә тапшырган
Механизаторлык һөнәрендә кырык ел стажы булган Рәмис Хәсәншин да быелгы чәчүдә көнне төнгә ялгап эшләүчеләрнең берсе булды.
Дүрт-Мунча авылыннан булган механизатор – шулай ук тракторчы әтисе Рәис абый һөнәрен дәвам итүче. Быел Рәмис абый шикәр чөгендере чәчүдә эшләде, гомумән, аның бу төр культураны чәчү тәҗрибәсе ун елдан артык исәпләнә.
“Мин тракторга утырган чордан алып шактый гомер үтте. Әлбәттә, техниканың заманча булуы хезмәт шартларын уңайлы итә. Шуңа да чәчү эшләре дә һава торышы яхшы торганда тиз башкарыла. Аны әтиләр эшләгән чорлар белән чагыштырырлык та түгел. Яраткан һөнәремдә уңайлы шартлар булуга куанып эшлим”, – ди Рәмис Хәсәншин.
Чәчү тәмамлагач, аның алдында әле рәт араларын эшкәртү, чәчкәнне мул уңыш бирерлек итеп үстерү бурычы да тора.
“Иртәнге сәгать 6дан кичке 6 җиткәнне сизми дә калабыз. Ике тапкыр кырга алып чыгып тәмле итеп ашаталар. Үзебезнең “Кадер” бүлекчәсе ашханәсендә пешерелгән кайнар ризык белән тукландыру каралган. Запас частьләр дә кирәк булганда урынга китерелә. Механизатор-игенчеләргә хөрмәт зур, Аллага шөкер!” – дип тә өстәде ул.
Рәмис Хәсәншинның улы Ирек тә –районның алдынгы механизаторларының берсе. Урак чорында комбайнчы Ирек Хәсәншин башкара торган эш турында газета битләрендә еш яктыртабыз. Әтисе һөнәрен үз иткән Рәмис улы Иреккә дә әлеге күркәм миссияне тапшыра алган.
Алга таба да район авыл хуҗалыгы тармагында Хәсәншиннар фамилиясе алдынгылар рәтендә булыр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев