Һәр эш планлы алып барыла
Зәй аграрийлары язгы чәчү эшләрен соңгы гектарларда алып бара.
21 майга булган мәгълүматларга караганда барлык 40800 гектарда булган чәчүлек җирләренең 89 прцентында эш тәмамланган. Инде арпа, борчак, солы, шикәр чөгендерен чәчү өч агрофирмада да – “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток” та тулысынча башкарылган. Хәзер аграрийлар көнбагыш, рапс, язгы бодай чәчүне соңгы гектарларда диярлек алып бара. Ә кукурузны бөртеккә һәм силиоска чәчүгә әле яңа гына керештеләр, чөнки көнбагыш чәчү агрегатлары кукуруз чәчү өчен кулланыла. Әлеге культура бөртеккә – 654, силоска – 683 гектарда планлаштырыла.
Зәй районы кырларында быел язгы бодай – 7251, арпа – 9071, көнбагыш – 7400, рапс – 4454, шикәр чөгендере - 9604 гектарда чәчелә.
“Чәчү эшләре белән беррәттән агротехник эшләрне дә алып бару көйләнгән. Хәзер механизаторлар сабан культураларын минераль ашламалар белән тамырдан тукландыруны алып бара. Шулай ук көзге бодай һәм шикәр чөгендере җирләрен чүп үләннәренә, төрле чирләргә каршы эшкәртү дә башкарыла. Һәр эшне үз вакытында оештыру кирәк, чөнки яңгырлар да булмаган бу чорда агротехник чараларга киләчәк уңыш бик бәйле”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Моннан тыш район территориясендәге басуларның пар җирләрен эшкәртү дә башланды. Бу 19 мең гектардан артык мәйдан дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев