Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гөрләде ярминкәләр

Зәйдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды.

14 сентябрь көнне иртәнге сәгать 7дән «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда сәүдә рәтләре сатучы һәм сатып алучылардан гөр килеп торды.

Сатуда шәһәр һәм район, күрше-тирә муниципалитет товар җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең продукциясе — ит һәм сөт ризыклары, балык, яшелчәләр, бал һәм башкалар тәкъдим ителде. Районның икътисад бүлеге мәгълүматлары буенча беренче ярминкәдә иң күп сорау яшелчәгә булган. Суган — 3 тонна, башка төрле яшелчә һәм бәрәңге 8 тонна сатылган. Ит ризыкларыннан, нигездә, кош ите тәкъдим ителде, ул 300 килограммга якын сатылган. Шулай ук сатып алучылар бал, көздән утыртыла торган үсентеләргә дә аерым игътибар биргән.

Шимбә иртәсенең кояшлы, матур торуы «Энергетик» Мәдәният сарае каршына тартып китергәндәй җәлеп итте. Чөнки иртәнге җылы кояш нурлары астында район сәнгать әһелләре ярминкәгә бәйрәм рухы өстәде, биредән агылган җыр-моң, дәртле бию көйләре күңелләрне күтәрде.

Ә сәүдә рәтләре артында басып торучылар үзләре җитештергән продукцияне мактый-мактый тәкъдим итте. Якты Күл авылыннан Галина һәм Геннадий Ишмяновлар сөт ризыкларын күпләп алып чыккан иделәр ярминкәгә. Монда сөт, каймак, май, эремчек матур савытларга тутырылган, хуҗаларын көтеп тора иде. Өстәвенә әле тырыш гаилә гөмбә җыюга да хирыс икән.

— 14 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Шуңа да район ярминкәсен көтеп алдык, сөт ризыкларын төрле ассортиментта әзерлибез, үз сатып алучыларыбыз бар, — ди Геннадий Николаевич.

Ә тормыш иптәше әле маллар карау өстенә гөмбә җыеп әзерләү турында да уртаклашты.

«Инде бу сезонда 100 бер литрлы банка гөмбә мариновать иттек, шуның 60тан артык банкасы сатылды инде, бүген менә калган продукцияне зәйлеләргә тәкъдим итәбез», — дип сөйли Галина Ивановна.

Кып-кызыл булып үзенә җәлеп итеп торучы виктория җиләге сатучы Елена Трофимова тирәсенә дә җыелучылар шактый булды. Әлмәт районында ремонтант виктория, кура җиләге үстерү белән шөгыльләнүче ханым Зәйгә ярминкәгә еш килә икән.
«18 ел бу эш мелән мавыгам. Виктория җиләгем 1,5 гектар мәйданны били. Бик яратып шөгыльләнәм бу эш белән. Теләүчеләргә җиләк үсентеләре дә сатам», — диде ул.

Ә районыбызда суган үстерү белән дан тоткан Шәйгардановлар гаиләсе сәүдә рәтендә хәтта чират хасил булган иде. Бертөсле эрелектәге суганнарны сеткаларга тутырганнар. Ә кешеләр аны шул сеткасы белән сатып ала.

Янәшәдә генә бәрәңге сатучылар да урнашкан иде. Шуңа да бу тирәдә яшьләр эшләре идарәсенең волонтерлар төркеме эшләде. Шәһәрнең 2нче мәктәбе укучылары Әмир Әхмәтов, Максим Шабанов, Матвей Плешков, Динияр Галиуллин өлкән яшьтәге сатып алучыларга капчык-капчык бәрәңге, суганны транспорт чарасына кадәр алып барырга ярдәм итеп тордылар.

«Өлкән кешеләргә безнең ярдәм кирәк икән, әлбәттә, булышабыз. Әле ярминкәләр башланды гына, алга таба да ярдәмләшергә исәп», — дип уртаклашты Динияр.

Ярминкәдә авыл җирлекләре, гадәттәгечә, үз тирмәләрен корып, теләгән кешеләрне кайнар чәй белән сыйлады, матур итеп көзге уңыштан бизәлгән тирмәләр һәркемне җәлеп итте. Түбән Лоҗыдан Энҗүдә Исламова коймак пешереп көтеп тора иде, үзләренә чәйгә тукталучыларны.

«Бу безнең гадәткә сеңгән иде, татар кайнар табада коймак чыжлатмыйча тора алмый инде ул», — дип елмая уңган хуҗабикә.
Ярминкә барышын район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев күзәтте. Ул сатуда ассортиментның төрле булуын хуплады.

— Менә бу сезонда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсен ачып җибәрдек. Сәүдә рәтләренә төрледән-төрле продукция алып чыгучыларга рәхмәттән башка сүз юк. Безнең шәһәр халкы кышкы чорга авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән яшелчә һәм башка продукция юнәтергә күнеккән, шуңа да һәр елдагыча ярминкәләрнең оешкан төстә узуына зур игътибар бирелә. Ярминкә бит ул элек-электән бәйрәм булган, без дә шул традицияне саклыйбыз. Алга таба һәр атнаның шимбәсендә «Энергетик» Мәдәният сарае каршында авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге сәгать 7дән башланачак. Сатучыларны да, сатып алучыларны да көтеп калабыз", — диде Эмиль Эдуардович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев