Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Фермерлык эшчәнлеге – көн үзәгендә

Район агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше эре предприятиеләр тарафыннан гына түгел, ә кече һәм урта бизнес вәкилләренең актив катнашуы исәбенә дә тәэмин ителә.

Нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыклары бүген гомуми күрсәткечләргә зур өлеш кертәләр, динамикалы үсеш һәм нәтиҗәлелек күрсәтәләр.

Үсемлекчелектә һәм терлекчелектә әйдәп баручы фермерлар тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Рафис Фәрдиев, Валерий Кочетов, Мансур Ахунов һәм Олег Миңнеханов –  шундыйлардан. Кошчылык юнәлешендә ел башыннан 767 тонна ит җитештерелгән. Җирле фермерлар бройлер, каз һәм үрдәк үстерәләр. 

Иске Зәй бистәсендә сөт эшкәртү белән шөгыльләнүче «Зәй» авыл хуҗалыгы кооперативы уңышлы эшли. «Система» ит продукциясе җитештерү цехының тәүлеклек җитештерүчәнлеге 5 тонна тәшкил итә. Бу ике мөһим проект та республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының грант ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев