Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чәчәбез дә, урабыз да

Зәй районында язгы бодай 12 сентябрьгә 6200 гектарда урып-суктырылды. Бу барлык мәйданнарның 52 процентында эшләрнең тәмамлануы дигән сүз.

Быел язгы бодай район кырларында 11811 гектар мәйданда чәчелгән иде. Уртача уңыш гектарыннан 30 центнердан артык. 

Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы механизаторлары көзге чәчү эшләрен дә алып баралар. Быел 17 мең гектар мәйданда көзге бодай чәчү планы куелган иде. Хәзер шуның инде 15 мең гектары чәчелгән. 

“Механизаторларыбыз шушы көннәрдә көзге чәчүне тәмамлау алдында тора”, - дип ассызыклый авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

фото: редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев