Бүген Зәйдә бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында 2024нче елның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Район халкы бәйрәмгә дип җирле фермерлар һәм җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукцияне сатып алды. Һәрвакыттагыча ит һәм сөт әйберләре, шулай ук кулдан эшләнгән тәм-томнар, казылык, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал һәм башка бик күп төрле авыл хуҗалыгы товарлары игътибарны җәлеп итте.
Ярминкәләр эшчәнлеге киләсе елда да дәвам итәчәк. Беренчесе 2025 елның 11 гыйнварына планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев