Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Белгечләр киңәше: Чәчәкләрне нинди туфракка утыртырга һәм петунияләрне ничек үрчетергә?

Зәй бакчачылары Мария Гарапшина белән Илнара Тимерханова балалар һәм әниләр өчен үсемлекләр буенча осталык дәресе үткәрделәр.

Кирәкле һәм мавыктыргыч дәрес Кече фәннәр академиясендә узды. Үсемлек яхшы үссен өчен беренче чиратта туфрак уңдырышлы булырга тиеш. Бакчачылар аны торф, вермикулит, перлит кушып әзерләп күрсәттеләр. Аның йомшак, күпереп тора торган булуы шарт. Утыртыр алдыннан туфракны кайнар су белән пешекләп алырга кирәк. Бу, үз чиратында начар бөҗәк, микробларны юк итәчәк.

Хәзер борыч чәчәргә инде соң, ә менә помидор утыртырга мөмкин. Чәчәкләргә килгәндә петунияне утыртырга да соң түгел. Орлыклары вак булганлыктан аны туфрак белән күммиләр, өскә тезеп кенә чыгалар. Ахырдан целлофан пакет каплап тишелгәнче тотарга кирәк. Үсентеләр күренгәч тә, пакетны әкренләп кенә ачарга. Осталык дәресенә килгән әниләр һәм балалар бәрхет гөлен чәчтеләр, традесканция гөлен сабактан үрчетү серләрен белделәр. Ул тамыр җибәрсен өчен сабак утырткан савытны пакет белән капларга кирәк икән. Көненә бер тапкыр җилләтергә. 1 атна эчендә тамыр җибәрергә тиеш.

Мария белән Илнара шулай ук үсемлекләрнең чирләре, аларны дәвалау ысуллары хакында да әйттеләр. Кибеттән алган препаратларны теләсә ничек кулланырга ярамый. Нормасын карарга кирәк.

Әйтергә кирәк, Илнара Тимерханова үз бакчасында агу кулланмавы хакында сөйләде. Аның фикеренчә туфрактагы һәрбер бөҗәк үзенең кирәкле функциясен үти. Бәрәңге кортын да җыеп кына алалар икән. "Агу керткән саен туфрак зарарлана, 10-15 елдан соң ул инде зыян китерә торган җир булачак", дип белдерде ул.

Ике бакчачы да ел саен меңләгән үсенте үстерә. Шуңа да тәҗрибәләре сөйләр сүзләре күп. "Осталык дәресе кысаларында чәчәкләр утыртып сез дөньяны кислород белән  баеттыгыз", дип белдерде алар укучыларга. Үсемлекләр дөньясын өйрәнүче ботаника фәне бик кызыклы, мавыктыргыч", дип ассызыкладылар.

Килүчеләр мондый осталык дәресен тагын уздыруларын сорадылар. Кече фәннәр академиясе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева белдерүенчә, биология, ботаника фәне белән кызыксынучы балалар күп. Шуңа да бакчачылык буенча осталык дәресен алар тагын уздырачаклар.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев