Бакчачыга киңәш: буш орлык булмасын өчен
Авыл хуҗалыгы

Бакчачыга киңәш: буш орлык булмасын өчен

Ысулны сынап карыйк әле.

Аны тикшерүнең гади бер ысулы: орлыкны тоз салынган җылы сулы стаканга (200-250 мл суга 1/2 чәй кашыгы исәбеннән) салыгыз. Буш орлык су өстендә кала, калган орлыклар стакан төбенә төшеп утыра. Ләкин моның өчен 10-15 минут вакыт көтәргә һәм вакыт-вакыт суны болгатып торырга кирәк. Үзегез әзерләгән орлыкларны кулланган очракта, аларны зарарсызландырырга онытмагыз, моның өчен 1 процентлы марганцовка эремәсе кирәк (200-250 мл җылы судагы ике кристаллик).


Нет комментариев