Авылларда эшмәкәрлек эшчәнлеге үсә
Февраль азагында Казанда Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.
Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 47 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 600дән артык кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды. Зәйдән анда эшмәкәрләр «Батыр» ҖЧШ директоры Рамил Шәйхеразиев һәм Түбән Пәнәчедән эшмәкәр Ринат Миңнеханов катнаштылар. Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр каралган иде.
«Без ике төркемгә бүленеп эшләдек. Безнең төркем Апас районында фермерлык белән шөгыльләнүчеләр эше белән танышты. Терлекчелек, үсемлекчелектә заманча технологияләр белән эшләүче авыл эшмәкәрләренең хезмәтенә сокландык. Хәзер иген басуларына дроннар ярдәмендә ашламалар кертүчеләр, кул хезмәтеннән арындырылган зернотоклар, югары технологияле терлек чалу цехлары булуы әлбәттә куандыра. Эшмәкәрләр арасында хәрбиләргә ярдәм оештыручылар да күп. Әлеге җыен безгә алга таба үз эшебезне тагын да камилрәк итәргә омтылырга өндәде», — дип үз фикерләре белән уртаклашты Рамил әфәнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев