Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы остаханәләрендә эш кайный

Кышкы чор авыл хуҗалыгы тармагы механизаторлары өчен техниканы төзекләндерү, киләсе сезон уңышы өчен әзерлек чараларын күрү вакыты.

Районыбызның «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» бүлекчәсе төзекләндерү-механика остаханәсендә дә нәкъ менә шушы мәшәкатьләрнең кызган чоры. Беришләре үз техникасын карау, майлау-көйләү белән мәшгуль булса, икенчеләре чәчкеч, тырма агрегатларын төзекләндерү, запас частьләрне әзерләп кую эшен башкара. 

Илгиз Биккинин –  «Зәй шикәре» агрофирмасының алдынгы механизаторларының берсе. Без килгәндә ул төзекләндерү остаханәсендә үзенең заманча, зур тракторын көйләү белән мәшгуль иде. Иртә яздан чәчү эшләрендә катнашудан башлаган эшне, көзен җир сукалау белән төгәлләүче механизатор, үзенең сынатуны белмәс тракторына рәхмәтле. 

— Мин 2007 елдан агрофирмада тракторда эшлим, ә комбайннарда икенче сезонымны үткәрдем. Әлбәттә, эшли башлаган еллардагы тракторлар белән хәзерге куәтле техниканы чагыштырырлык түгел. Бөтен идарә системасы автоматлаштырылган, ватылу да еш кабатланып тормый, чыдам техника. Яңа төрле тракторларга утырганчы безгә махсус курслар үткәрделәр. Ә бер техника серенә төшенгәч, аның белән эш итү авыр түгел. Менә киләсе эш сезонына әзерлекне барлауны да үзем башкарам. Чөнки техниканы яхшы белеп әзерләгәч, эш барышында аның тавышыннан ук кайсы өлеше ничек эшләвен беләсең«, — дип елмая Илгиз Рәмзил улы. 

Илгизнең үзенә исә механизаторлык һөнәре әтисеннән күчкән. Хезмәт юлын тракторда эшләүгә багышлаган Рәмзил абый улын кече яшьтән үз янәшәсендә йөртеп, кырларга мәхәббәт тәрбияләгән. Хәзер Илгиз куәтле тракторында чәчү эшләрен башкара, аннан бөртеклеләрне урып-җыю эшендә комбайн штурвалы артына утыра, соңрак шикәр чөгендере җыюга керешә, ә иң соңгы эшләре көзен уңыштан бушап калган кырларда сукалау эшләрен башкару белән төгәлләнә. Бу урак чорында ул 31 мең ярым центнер ашлык суктырган, 450 гектар мәйданда татлы тамыр җыйган, ә чәчү-сука эшләрен башкаруны санап чыгу да мөмкин түгел.

«Илгиз Рәмзилович ул безнең универсал хезмәткәр. Нинди эшне кушсаң да җиренә җиткереп башкара. Авыл хуҗалыгы тармагында техника белән башкарыла торган барлык эшләрдә дә катнаша. Ә төзекләндерү чорында бик теләп үз тракторын икенче сезонга әзерли», — ди аның турында «Зәй шикәре» агрофирмасы баш инженеры Илдар Вәлиәхмәтов.

Әтисеннән мирас итеп алган механизаторлык һөнәренең тиздән улы Илфатка күчү ихтималы булуына да сөенә Илгиз Биккинин. Хәзер VII сыйныфта укучы малай тугызынчыны тәмамлагач, Зәйнең политехник колледжында механизаторлык һөнәрен үзләштерергә хыяллана. Улы да, кызы да әтиләренең уңган механизатор булулары белән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев