Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы семинарның чираттагысы Югары Шепкәдә узды

Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Семинарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар Имәнлебаш авылында респуб-лика программасы буенча төзелгән кибетне, фельдшер-акушерлык пунктын, Илнар Әхмәтҗановның мини-фермасын карадылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл – стела янында булдылар. Югары Шепкә кирпеч заводын, кошчылык белән шөгыльләнүче Фаяз Зәйнетдинов һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Мансур Ахунов хуҗалыкларында булдылар. Республика программасы буенча төзекләндерелгән Яшьләр, Завод урамнары һәм үзара салым акчасына төзекләндерелгән Үзәк урам юлын карадылар. Семинарның пленар өлеше Югары Шепкә авыл мәдәният йортында узды. Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева 2022 елның 11 аенда башкарылган эшләргә хисап ясады.

Авыл тулы канлы тормыш белән яши
Югары Шепкә җирлегендә 939 кеше яши. Шулардан 282се – пенсионер. Җирлектә ике Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 6 күп балалы гаилә, 4 әфган, чечен сугышында катнашучы, 35 студент, 13 тыл ветераны яши. Җирлектә быел 3 бала туган, 13 кеше гүр иясе булган.
Халык өчен авыл җирлегенең рәсми сайты киң файдаланыла. Биредә халык тыңлаулары, аларның нәтиҗәләре турында даими мәгълүмат бирелә. Информацион стендлар аша да авыл җирлеге администрациясенең эше белән даими танышып барырга мөмкин.
Авыл җирлегендә барлык эшләр дә вакытында эшләнсен өчен бюджетның керем өлеше тулыландырылырга тиеш. Шуңа күрә Югары Шепкә җирлегенә караган авыллар халкы барлык төр салымнарны вакытында түләп бара. Бүгенгесе көндә барлык төр салымнар да түләнелгән.
Авыл җирлегендә 279 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 67се – савым сыер, кәҗә, сарыклар – 145 баш. 2022 елда 22 сыер асраучы хуҗалык – 105 мең 900 сум, кәҗә асраучы 6 хуҗалык 6500 сум субсидия алган.
Югары Шепкә мәктәбендә 40 бала белем ала. Имәнлебаш авылыннан 12 укучыны мәктәп автобусы йөртә. “Ләйсән” бакчасына 13 бала йөри. Авыл җирлеге халкына ике мәдәният йорты хезмәт күрсәтә. Районда үткәрелгән барлык чараларда алар актив катнашалар
.
Иң зур байлык - сәламәтлек
Авыл җирлегендә бер амбулатория һәм бер фельдшер-акушерлык пункты эшли. Имәнлебаш фельдшер-акушерлык пункты белән Гөлназ Хәсәнова җитәкчелек итә. Пункт 2020 елда файдалануга тапшырылган, ул җылы, якты, барлык медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган. Авыл халкы гриппка, короновируска каршы прививкаларны үз вакытында ясата. Үзләренең сәламәтлекләренә игътибарлы Имәнлебаш халкы. Әнә авылның имамы Габделбарый бабай Нәҗмиев кан басымын үлчәтергә килгән. Мәчеттә никахлар укый, балаларга исемнәр куша ул. Габделбарый бабай Коръән ашларында авыл халкына Коръән сүрәләре укый, хуҗаларга хәер-догаларын ирештерә. Тормыш иптәше белән дүрт ул, бер кыз үстергәннәр. Алар әти-әниләре кебек тырыш, уңган, диндарлар. Габделбарый бабайга 83 яшь. Вакыт-вакыт кан басымы күтәрелә икән. Бу көнне дә ул шуны үлчәтергә дип кергән иде.
-Менә мәчет ишегалларын кардан чистарттым да Гөлназ янына кереп чыгарга булдым. Мәчет белән пункт янәшә бит. Әллә кая йөрисе түгел. Безнең Гөлназ булганда, бер табиб та кирәк түгел. Чакырсаң, көннең теләсә кайсы вакытында йөгереп килә. Аны күрүгә, бөтен чирләр онытыла, - ди бабай.
Габделбарый бабай үзе дә тик тора торганнардан түгел. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диеп, әле мәчетне җыештыра, әле зиратка менеп төшә.
-Авыл халкы мәчет өчен ут-суга, газга түләргә булыша, аларга рәхмәт, - ди хәзрәт.

Һәр тармак мөһим
Авыл җирлегенә бер почта бүлекчәсе, бер саклык банкы хезмәт күрсәтә.
Авыл халкын ике кибет кирәкле көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп тора. Иске Пәлчекәү һәм Кече Пәлчекәү авылларына автолавка график буенча йөри.
Имәнлебашта кибетнең эшләп торуына, үзе әйткәндәй, шул авылда гомер буе яшәүче Хәмит абый Шәйхенуров сөенеп бетә алмый.
-Кибеттә барлык кирәк-яраклар бар. Һәрвакыт ипи, сөт, май шикәр-чәйдән өзмиләр безне.

Кирәк әйберләребезне соратып та кайтартабыз. Бик уңайлы. Кибетебез эшләсен генә инде.
Югары Шепкә авыл җирлегендә муниципаль янгын сагы хезмәте эшли. Җитәкчесе Мөнәвир Яхин үзенең командасы белән янгыннан саклану чараларын һәрвакыт халыкка җиткереп тора, йорт саен йөреп кисәтү-профилактика эшләре үткәрә. Янгынга каршы гидрантларны вакытында карап, чистартып тора.
Авыл җирлегендә күп балалы, ялгыз яшәүчеләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Җирлектән өлешчә мобилизация буенча туган җирләрен сакларга китүчеләр бар. Авыл җирлеге аларның гаиләләре белән һәрдаим элемтәдә тора. “Ярдәм янәшәдә” акциясенә кушылып, районда беренчеләрдән булып мәдәният йорты хезмәткәрләре сарык йоны җыеп, чистартып, эрләп, йон оекбашлар, бияләйләр бәйләп егетләргә җибәргән.
Шепкә авылына су кертү өчен яңа проект ясатылган. Имәнлебаш авылында яңа су торбалары сузылган.
- Район башлыгы Разиф Кәримов һәрдаим авыл җирлекләренә ярдәм күрсәтә. Аңа зур рәхмәтемне белдерәм,- ди Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева.
Авыл халкы ярдәме белән зират йорты яңартылган. “Теплосервис” вәкилләре җәй айларында авылда яшәүче хуҗалыклар белән килешү төзегән. Авыллардан чүп һәр атнаның дүшәмбесендә җыела.
Җирле бюджетны тулыландыруның бер ысулы булып үзарасалым программасы тора. 2022 елда үзарасалым хисабына Югары Шепкә авылында балалар уен мәйданчыгы сатып алынган, Яшьләр, Карл Маркс, Вахитов урамнарына шул урамнарда яшәүчеләр көче белән урнаштырылып та куелган. Торак пункт эчендәге юллар өлешчә ремонтланган һәм вак таш җәелгән. Сабантуй урынын төзекләндерү өчен материаллар сатып алынган, эскәмияләр урнаштырылган, сәхнә һәм трибуна ясалган. Имәнлебаш авылында суүткәргечне ремонтлаганнар, скважинадан суүткәргечкә кадәр яңа торбалар сузылган.
Күчмә семинар барышында авыл җирлекләрендә вакцинация темпы, хайваннар һәм кош-кортлар арасында йогышлы авыруларны кисәтү, районда мобилизация һәм көзге чакырылыш йомгаклары турында мәгълүматлар тыңланды. Авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт базарындагы хәлләр, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре әлегә даими контрольдә кала. Семинарга Разиф Кәримов йомгак ясады.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев