Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Әтисе эшен дәвам итүче комбайнчы

“Зәй” агрофирмасы комбайнчысы Ирек Хәсәншин быел егерменче урак сезонында хезмәт куя.

Дүрт-Мунча авылы егете мәктәпне тәмамлагач та югары юридик белем ала, тик кече яшьтән күңеленә сеңгән кырлар аны үзенә тарта. 

“Әтием Рәмис 40 елдан артык механизатор булып эшләде, әле дә бу хезмәтеннән туктаганы юк. Бала чактан аңа ияреп йөрү үз эшен эшләде, кырлар мине үзенә гашыйк итте, комбайнга утыруны һәр урак саен түземсезлек белән көтеп алам”, - ди Ирек көлеп.

Ул районда комбайнчыларга карата хөрмәтнең яхшы булуын да, эшкә кызыксындыру чараларының саллы булуын да әйтә. 

“Яраткан эшеңдә уч тутырып хезмәт хакы алу күңелле”, - ди механизатор. 

Ирек Хәсәншин урып-җыю эшләрендә комбайнчы ярдәмчесе булып 2006 елдан эшли башлый, ә 2007дә инде үзе аерым комбайнга утыра. Шуннан бирле бу эшкә алынуына бер генә көн дә үкенмәвен белдерә. 

Хәзерге вакытта тәҗрибәле комбайнчы көнгә 25-30 гектар мәйданда игеннәрне җыйнарга өлгерә. Аның урак башланганнан бирле суктырган ашлыгы инде бер мең тоннадан артып киткән. Ирек районның алдынгы комбайнчылары исемлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев