Александр Тойметьев бабасы эшен дәвам итә
Гүлкин авылында яшәүче Александр Тойметьев “Союз-Агро” ҖЧШ Кузайкин җитештерү комплексында механизатор булып эшли. Ул бу хезмәткә инде 2008 елдан керешкән.
Александр бабасы Попов Александр һөнәрен дәвам итүче механизаторлар династиясеннән.
“Бала чактан бабам тирәсендә буталырга ярата идем. Аның тракторда язгы чәчү эшләрен башкарып өйгә кайтуын көтеп арып бетә идем. Чөнки кайткач бабай трактор кабинасына утыртырга яки үзе янәшәсенә утыртып авыл әйләндерергә ярата иде. Күрәсең үз һөнәрен үз итүем аның күңеленә хуш килгән”, - дип елмая механизатор.
Ул 1нче мәктәпне тәмамлагач шәһәрдәге 98нче һөнәр лицеенда механизаторлык белгечлеген үзләштерә. Шуннан бирле “тимер ат”ны иярләүдән туктаганы юк. Хәзер исә Тойметьев үзе бу һөнәрнең остасы. Ул хәзерге вакытта куәтле тракторын төзекләндереп язгы кыр эшләренә әзерлек сызыгына куйган. Аның җаваплылыгында беренче чиратта кырларда дым саклау максатында җирне эшкәртү бурычы тора.
Александр өч бала әтисе, ул туган авылында үз йорты белән, ишле гаиләсе белән яши.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев