Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы механизаторлар – тармак йөзе

“Зәй шикәре” агрофирмасының алдынгы механизаторлары Дамир Баһаутдинов белән Павел Мельников быел да язгы чәчү эшләренә керешүне түземсезлек белән көтәләр. Икесе дә озак еллар иртә яздан, караңгы көзгәчә кырларны тимер атларда гизүче егетләргә яңа уңыш өчен “көрәш” башлау үзе бер дулкынландыргыч мизгел.

Дамир Чыбыклы авылы егете. Ул инде үсмер чактан туган ягы кырларына гашыйк. Аның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт стажы 35 елдан артып киткән. 


“Инде шушы кадәр вакыт кырларда эшләсәм дә, һәр язгы чәчү алдыннан күңел алгысып тора. Тизрәк эшне башлап, игеннәрнең күкрәп үскәнен күзәтү үзе бер рәхәт бит ул.   Куәтле яңа тракторга инде  агрегатлар беркетелгән, бүген фәрман булса кырга чыгарга әзермен, - дип елмая ул. 


Дамир Баһаутдинов язгы кыр эшләренә иң беренчеләрдән булып керешә. Шикәр чөгендере чәчүдә дә, алу да да катнаша ул. Узган сезонда гына да ул 675 гектар мәйданда орлык чәчкән, быел да шул чама эш башкарырга исәбе. Ә көзен напарнигы белән комбайнда мең гектардан артык мәйданда татлы тамыр казыган алар. 
Павел Мельников районның Төги авылыннан. Аның механизаторлык һөнәрендә эшләвенә 23 ел. 
Павел иртә яздан кырларда тырмалау эшләренә керешә. Ә көзен шикәр чөгендере казуда эшли. 


“Хезмәтемне яратып башкарам. Мәсәлән, тырмалап узган җирләр  матурланып күпереп китәләр, әйтерсең лә алар син башкарган хезмәткә шулай рәхмәтен белдерә. Ә көзен шул җирләрдән мул уңыш җыйнавы икенче бер рәхәтлек бирә”, - ди кыр хезмәтчәне. 


Павел үз һөнәренә мәхәббәтне улында да тәрбияли алган. Бүген аның 16 яшьлек малае Тимур шәһәрнең политехник колледжында беренче курста  механик-механизатор белгечлеге ала. Үз хезмәтен дәвам итүче буын үсүе белән әти кеше чын күңелдән горурлана. 


“Улым белән кырларга кечкенәдән еш чыктык. Ә тиздән инде ул үзе зур авыл хуҗалыгы техникаларын иярләячәк”, - ди Павел.


Шундый хезмәтчәннәр, аларны алыштырырлык яшьләр үсеп килгәндә авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге өметле.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев