Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Айдар Жданов җирне йомшартуга җаваплы

Язгы кыр эшләре башлангач та механизаторларга эш күп.

Җир бит ул караганны, тәрбияләгәнне ярата. “Зәй шикәре” агрофирмасы механизаторы Айдар Жданов та иртә яздан кырларга чыгып культивация эшләренә керешүне көтеп тора.

Айдар өчен яз көне кырларда эш әнә шулай культивациядән башланып, сукалау эшләре белән дәвам итә.

- Шәхсән үзем CHALLENGER тракторын иярлим. Хәзер кырлар кардан арчылуга минем алда туфракта дым саклау өчен җирне эшкәртү, культивация, сукалау кебек йөкләмәләрне үтәү тора. Шулай ук шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнарны йомшарту эшен дә башкарачакмын. Әлбәттә инде алга таба алдагы ел уңышы өчен җирне әзерләү дә мөһим, - ди механизатор.

Айдар Жданов Иске Зәй бистәсе егете. Шәһәрнең татар гимназиясен тәмамлагач та үзебезнең һөнәр техникумында авыл хуҗалыгы тармагы белгечлеге алган. Аннан соң Казан дәүләт аграр университетында югары белем үзләштергән. Тормыш корып җибәргәч, алар хатыны белән бергәләп Краснодар өлкәсендә дә яшәп алганнар. Тик яшь парны барыбер үзебезнең туган яклар, күңелгә якын кырлар тартып кайтарган. Бүген инде Ждановлар гаиләсе шәһәребезнең күпбалалы гаиләсе буларак хөрмәткә лаек. Алар Эльмирасы белән бергәләп өч бала тәрбиялиләр.

“Балалар да минем куәтле техника белән идарә итүемә сокланып карый. Язгы кыр эшләре башлануны да алар минем кебек зарыгып көтә, яныма утырып тракторда йөрү бик ошый аларга”, - дип елмая Айдар.

Ә “Зәй шикәре” агрофирмасында ир-егет 2018 елдан бирле хезмәт куя. Аның турында җитәкчеләре тырыш, йөкләмәләргә җаваплы караучы механизатор, диләр. Алга таба Айдарның авыл хуҗалыгы өлкәсендә карьера үсеше ясау теләге дә бар. Без аңа бары уңышлар телибез!

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев