Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Айдар Шәрәфиев шикәр чөгендере чәчүгә җаваплы карады

Югары Шепкә авылыннан Айдар Шәрәфиев та чәчкеченнән төшкән һәр бөртекнең мул уңыш бирүен теләп, җаваплы хезмәтен җиренә җиткереп башкаруга йөз тота.

Айдар шикәр чөгендере чәчүдә әле бик күп сезон эшләмәсә дә, механизаторлык һөнәрендә 38 еллык тәҗрибәгә ия. 


“Тракторга 1990 елларда утырган идем, шуннан бирле “тимер атны” иярләүдән туктаган юк. Нигездә җир эшкәртү, сукалау эшләрен башкардым, хәзер менә чәчүдә дә катнашам. Әти өйрәткән һөнәр балачактан күңелгә кереп калды, шушы юлны сайлавыма бер дә үкенмим”, – ди Шәрәфиев.


Аның әтисе Минфаиз абый да 50 елдан артык механизатор булып эшләгән. Инде гүр иясе булса да, аның киңәшләре әле дә колак төбендә яңгырый, дип сөйли механизатор.  
Бүген Айдар Шәрәфиев – “Зәй” агрофирмасының “Аксар” бүлекчәсе алдынгы хезмәткәре. Ул үз эшенә бик җаваплы каравы белән аерылып тора, ди җитәкчеләре.
Айдар Шәрәфиев чәчүнең үз вакытында, тиз көннәрдә башкарылу мөһимлеген аңлап эш итә. Чөнки гомере авыл җирлегендә, җир эшендә үтү сәбәпле, ул авыл хуҗалыгы тармагында һәр көннең алтын бәясенә торуын яхшы аңлый. 


«Без – барлык механизаторлар да чәчкән орлыкларның тиз шытым бирүен теләп эшлибез», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев