Майлы гөмбәне маринадлыйбыз
Ашыгыз тәмле булсын!

Майлы гөмбәне маринадлыйбыз

Бакчалардагы җиләк-җимеш белән беррәттән, быел урманнарда гөмбә дә мул. Шушы байлыкны кышкылыкка саклап калу — һәр хуҗабикәнең хыялы.

автор фотосы, майлы гөмбә тозлыйбыз
автор фотосы, майлы гөмбә тозлыйбыз

Гөмбәне эшкәртү

Эре гөмбәләрнең эшләпәсендәге элпәсен алырга (вакларында калдырсагыз да була). Гөмбәне чүпләреннән арындырырга һәм яхшылап юарга кирәк.  Гөмбәләрне кран астында озак тотмаска тырышыгыз — алар суны үзләренә сеңдереп, тәмен югалта. Юганнан соң гөмбәне саркытырга (артык су китсен өчен 10–15 минутка калдырырга) яки сөлгегә тезеп киптерергә кирәк.

Беренче пешерү

Эре гөмбәләрне берничә кисәккә бүләргә, вакларын бөтен килеш калдырырга (аерым пешерергә дә мөмкин). Кәстрүлгә салып, 1 литр су, берничә сарымсак һәм бөтен суган салып, 30 минут пешерергә.

Игътибар: агулы гөмбәдән саклану!

Әгәр суган яки сарымсак яшел төскә керә икән — бу агулы гөмбә эләккәннең билгесе. Әгәр барысы да яхшы булса, сарымсак белән суганны алып ташларга, гөмбәне саркытырга һәм яңадан су салып, тагын 30 минут пешерергә.

Маринад өчен ингредиентлар

  • Яңа гөмбә — 2 кг

  • Су — 1 литр

  • Шикәр комы — 2 аш кашыгы

  • Тоз — 1 аш кашыгы

  • Дәфнә яфрагы — 10 данә

  • Түгәрәк кара борыч — 6 данә

  • Сарымсак — 6 тырнак

  • Аш серкәсе — 1 аш кашыгы

Маринадлау

Инде маринад әзерлибез: суга шикәр, тоз, дәфнә яфрагы, борыч салып кайнатабыз. Кайнап чыккач, гөмбәне салабыз һәм 25 минут кайнатабыз. Сүндерер алдыннан серкә салып болгатабыз.

Банкаларга тутыру

Стерильләштерелгән банкаларның төбенә берәр тырнак сарымсак, дәфнә яфрагы, кара борыч салабыз. Өстенә пешкән гөмбәне тутырабыз. Тимер капкач белән ябып, астын өскә әйләндереп куябыз.

Саклау

Гөмбә тутырылган банкалар суынганнан соң, салкын урынга алып куябыз. Шундый шартларда сакланган гөмбә үз тәмен, хуш исен тулысынча саклап, озак вакытка кадәр бозылмый.  Маринадланган майлы гөмбә — кышкы өстәлнең чын бизәге.


Нет комментариев